Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Кукмара районында бүгенге көнгә ике мең тоннадан артык печән хәзерләнгән
Районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча ике мең тоннадан артык печән хәзерләнгән, 8 мең 500 тонна сенаж салынган. Яфраказык туплау өчен дә хәзер иң кулай вакыт. Бу эшкә оешма-предприятие коллективлары да җәлеп ителде. Уртак тырышлык белән 50 мең пар миллек әзерләнде, 5 тонна дару үләннәре җыелды. Узган атнада яуган яңгырлар печән әзерләүне берникадәр тоткарлады, шуңа бу атнада күпъеллык үләннәрнең беренче катын җыеп алу өчен эш темпын арттыру кирәк.
24
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Кукмаралылар Казан Сабан туен гөрләтте
Казан шәһәренең Мирный бистәсендә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй узды. Әлеге чарада Кукмара районы халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, һөнәр-кәсепләре, мәдәниятләрен чагылдырган ишегалды тәкъдим итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунакларны район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин каршылады. Кунаклар күргәзмәләр белән таныштылар, үзләренә кирәкле мәгълүмат алдылар, бик канәгать булуларын белдерделәр.
Балыклыда Абдулла Алишка багышланган кичә узды
Балыклы авылы китапханәсендә язучы Абдулла Алишның иҗатына багышланган кичә үтте. Анда укучылар язучының әкиятләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләрен сөйләделәр, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Татар теле укытучысы Алинә Гафиева Алишның тормыш юлы буенча призентация күрсәтте. Бәйрәмдә район китапханә бүлеге методистлары, авыл китапханәчеләре дә катнашты. Бу хакта китапханәче Сәлимә Каюмова хәбәр итте.
Кукмарада хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг үтте
Районыбызның Җиңү паркында хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды. Анда сугыш һәм хезмәт ветераннары, мәктәп укучылары катнашты. Район хәрби комиссары Равил Гафиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Розалия Галиевалар Бөек Ватан сугышының илебез өчен гаять зур сынау булуы турында сөйләделәр, тыныч тормышның кадерен белергә чакырдылар. Митингта катнашучылар исеменнән сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янына чәчәкләр салынды.
Булганнан бар да була
Районыбызның социаль-тернәкләндерү бүлекчәсен хаклы рәвештә кечкенә шифаханә дип атыйлар һәм аның пенсионерлар арасында дәрәҗәсе бик югары. Биредә Раузалия Яппарова җитәкчелегендә дус, бердәм коллектив эшли. Аларның максатлары инвалидларга һәм өлкәннәргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Узган өч ел эчендә ике меңнән артык кеше социаль тернәкләнү узып, сәламәтлекләрен ныгыттылар. 2009-2013 еллардан кешеләргә ярдәм итүдә яңа ысуллар тормышка ашырыла башлады. Хезмәт белән дәвалауга күп урын бирелә. Шулай ук биредә инвалидлар өчен техник һәм башка тернәкләндерү чаралары кулланыла. Бүгенге көндә бу мөмкинлектән кырыктан артык кеше файдалана. “Аргамак” инвалидлар командасы республика буенча бик күп призлы урыннар яулый. “Сәламәтлек” һәм “Остеохондроз профилактикасы” командаларында һәрдаим 27 пенсионер шөгыльләнә. “Ветеран” клубы составында да - районның һәм республиканың мөхтәрәм кешеләре.
Кукмара районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
27 июньдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проекты кысаларында республикабызның Кукмара нотариаль округы нотариуслары, район прокуроры һәм адвокатлары халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр. Түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 15, район башкарма комитеты бинасы, 1нче кат, “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе.
Районыбыз укучысы “Татарстан Эрудиты” бәйгесеннән лауреат исеме алып кайтты
Кукмара өченче урта мәктәбе укучысы Булат Гыйниятуллин Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә узган “Татарстан Эрудиты - 2014” конкурсында лауреат исеменә лаек булды.
21
июнь, 2014 ел
шимбә
Кукмара элеваторында склад түбәсен яңарту эшләре бара
Кукмара элеваторында ашлык складының түбәсен яңарту, яңа калай белән каплауга керешкәннәр. Бу эш элеваторның янгын сакчылыгы хезмәткәрләре Илсур Зәйнәгиев, Мидхәт Зиннәтуллин, Альберт Шаһабиев тарафыннан аларның ял көннәрендә, эш сәгатьләреннән соң башкарыла. Эш барышында хезмәт куркынычсызлыгы таләпләре саклана.
Чыгарылыш - 2014
Җиңү Паркы каршындагы мәйданда районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм үткәрелде.
20
июнь, 2014 ел
җомга
Кукмараның үзәк стадионында футбол турниры буенча җирәбә үткәреләчәк
21 июньдә, 10 сәгатьтә үзәк стадионда Ринат Мөхәммәтшин истәлегенә багышланып уздырылачак футбол турниры буенча жирәбә үткәреләчәк. Командалар вәкилләрен жирәбә салуда катнашырга чакырабыз.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз