ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

31 март көнне Үрәсбаш авылы балалар бакчасында “Юл билгеләре ни турында сөйли?” дип аталган чара үткәрелде. Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән китапханәче таныштырды.

2 апрель көнне Әсән-Елга авыл китапханәсендә 3, 4 сыйныф укучылары белән “Исәнмесез, кошкайлар” дигән экологик дәрес үткәрелде. 12 укучы катнашты.
1 апрель көнне Аш-Буҗи авыл китапханәсендә “Кошлар- безнең канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән КВН кичәсе үткәрелде. Кичәне китапханәче Ярмиева Алсу оештырды.
1 апрель көнне Янил авыл китапханәсендә “Кошлар табигать дуслары” дип исемләнгән викторина үткәрелде. 3-4 сыйныф укучылары арасыннан 6 бала катнашты.

2 апрель көнне Янил авыл китапханәсендә балалар китабы көне уңаеннан “Китап бәйрәме” үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучыларыннан барлыгы 9 бала катнашты. Чараның максаты балаларны китапның килеп чыгу тарихы белән таныштыру иде.
29 март көнне Казан федераль университеты филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр Институты дизайн һәм сәнгать кафедрасында гомуми урта белем бирүче мәктәпләрнең 9-11 сыйныф укучылары арасында “Дизайн” дисциплинасы, урта һөнәри белем бирүче учреждение укучылары арасында “Рәсем” дисциплинасы буенча олимпиада үткәрелде.

2
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
28-29 март көннәрендә Саба штп. Гимназиясе базасында үткән “Ел укытучысы-2014” Бөтенрусия конкурсының зона этабында Кукмара районы данын Фазлиева Л.Д. (Манзарас авылы мәктәбе), Муллахметова Г.Ф. (Кукмара А.М. Булатов исемендәге куппрофильле лицее), Низамова Н.И. (Кукмара №4 мәктәбе) якладылар. Шулай ук Саба, Теләче, Балтач, Арча, Әтнә районнарыннан барлыгы 17 укытучы катнашты.
Төзелеш тармагында да эш темпы арта. Дәүләт программалары нигезендә Кукмара поселогында, Аш-Буҗи, Зур Сәрдек авылларында балалар бакчалары, Иске Юмья, Үрәсбаш авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары, Сәрдекбаш, Пычак авылларында полиция йортлары, Зур Кукмарада мәдәният йорты салына. Күпкатлы йорт төзелешләре дәвам итә.

30 март көнне Казан шәһәрендә  мәктәп укучылары арасында гади авиамодельләр буенча шәхси-команда ярышлары узды. Әлеге ярышларда Манзарас, Починок Кучук, Починок Сутер авылы мәктәпләре командалары катнашты. Укучылар ике номинациядә көч сынаштылар: “Муха” верталеты һәм “Стандартная” авиамоделе. Безнең район командалары 48 команда арасында 12, 13, 20 урыннарны алдылар. Безнең район вәкилләре соңгы елларда беренче тапкыр  техник иҗатның авиамодель төре буенча ярышларда катнаштылар. Алга таба башка мәктәпләр дә техник иҗатның бу төре белән шөгылҗләнә башларлар дип ышанып калабыз.

“Зилант” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы Иванов Эдуард (тренеры Галеев Ленар) бокс буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында 3 урынга лаек булды. Давлетшин Инсаф Арчада үткән ФСО “Динамо” призына үткән Бөтенрусия турнирында җиңү яулады. Эдуард белән Инсафны югары нәтиҗәләре белән котлыйбыз, уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International