Болытлы. Төнлә һәм иртән кар (5 мм га кадәр), көндез зур түгел (1 мм га кадәр). Аерым районнарда буран. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 8-13 м/с, урыны белән 15-20 м/с тизлектә. Төнлә минималь температура -8..-10˚ . Көндез иң югары температура -4..-6˚ . Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре барлыкка килә.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
территориядә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуы
2024 елның 17 февраленә Татарстан Республикасы
16 февраль көнне Кукмара Үзәк китапханәсе китапханәчесе Сәлимова Т.Х., китапханәдә эшләп килүче “Сөембикә” клубы әгъзалары белән Кукмараның 4 нче номерлы урта мәктәбендә булдылар. Алар, мәктәп укучылары белән бергәләп, махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга җибәрер өчен, тәм-томнар салып коробкалар тутырдылар, блиндаж шәмнәре ясауда катнаштылар. Мәктәпнең актлар залында махсус хәрби операциядән ялга кайткан Гилязетдинов Эмиль белән җылы очрашу булды. “Сөембикә” клубының актив әгъзасы Ахметшина Венера Хәйдәр кызы хөрмәтле Гилязетдинов Эмильга рәхмәт әйтеп изге теләкләрен ирештерде.
16 февраль көнне Үзәк китапханәнең уку залы китапханәчесе Загидуллина Гөлнара Фәрит кызы “Шәфкать” үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен «Батырлык исеме-Әфганстан» дигән әңгәмә үткәрде. Чара барышында Гөлнара Фәритовна Россия хәрби тарихының иң фаҗигале сәхифәләренең берсе – Әфган сугышы тарихы турында сөйләде. Чарада катнашучылар компьютер презентациясе һәм китап күргәзмәсе белән таныштылар.
16 февраль көнне, яшүсмерләр арасында, укуны популярлаштыру проекты кысаларында, үзәк китапханәдә, Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 8 «б» сыйныф укучылары өчен «Яшьләр һәм китаплар» исемле түгәрәк өстәл үткәрелде.
15 февральдә Үзәк китапханәдә «Современница» хатын-кызлар клубының чираттагы утырышы узды. Клуб җитәкчесе Пахомова В.Г. Гаилә елына багышланган истәлекләр сәгате үткәрде: «Гаилә альбомының битләре». Валентина Геннадиевна Гаилә елы эмблемасы белән таныштырды, ә катнашучыларның һәрберсе «гаилә» сүзенә үз билгеләмәсен бирде.
15 февраль көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Загидуллина Гөлнара Фәрит кызы “Шәфкать” терләкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар өчен «Муса Җәлил - шагыйрь герой» исемле әдәби сәгать үткәрде. Балалар Муса Җәлил тормышының кызыклы вакыйгалары турында күп мәгълүматлар тыңлап үттеләр, шулай ук аның “Моабит дәфтәрләре” исемле автобиографик җыентыгына кергән шигырьләрен искә алдылар.
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с. Минималь температура төнлә һәм иртән - 25..-30˚, урыны белән -33˚. Максималь температура көндез -15...-19˚. Юлларда бозлавык.
15 февраль көнне, Үзәк китапханәнең баш китапханәчесе Гарипова Лилия Дамировна, Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 8б сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Галлямова А.М.), «Хәтер безне Әфганстанга кайтара» исемле электрон презентация белән тематик сәгать әзерләде һәм үткәрде. Лилия Дамировна Әфган сугышы тарихы турында сөйләде, Татарстан Республикасы Кукмара районы сугышчы-интернационалистларына багышланган “Хәтергә лаеклы..." китабы белән таныштырды.