7 ноябрьдә үзәк китапханәдә яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыруда «Китаплар һәр чорга» проекты кысаларында 3 нче урта мәктәпнең 8«а», 8«б» һәм 8«г» сыйныфы укучылары өчен «Яңа китаплар укыгыз»исемле Библиокомпас үткәрелде. Китапханәче кеше тормышындагы китапның роле, яңа әдәбият алу ысуллары турында сөйләде, заманча әдәбиятка күзәтү ясады. Чарада 78 кеше катнашты.
7 ноябрь көнне Кукмара китапханәсендә, этноквест проекты кысаларында, 3 мәктәп укучылары өчен «В лабиринте времени» дигән квест-уены үткәрелде. Уен барышында укучылар «Арт объект», «Блиц-викторина», «Әдәби карта», «Китапны тап», «Пазл җый" һ. б. этапларда төрле биремнәр үтәделәр.
Ошторма-Юмья авылы китапханәчесе урта яшьтәге балалар белән «Көзге КВН» бәйрәмен уздырды. Бәйрәм программасында төрле спорт чаралары, табышмаклар, мода күрсәтү һәм башкалар урын алган иде. Һәр катнашучы күтәренке кәеф белән кайтып китте.
Түбән Комар авылы китапханәчесе өлкән сыйныф укучылары өчен С.В. Рахманиновның тууына 150 ел тулуга багышланган чара үткәрде. Анда катнашучылар композиторның тормышы һәм иҗаты турында тыңладылар, аның балачагы һәм яшүсмерлеге, аның бөек музыкаль әсәрләр иҗат итүе турында белделәр. Бөек музыкантның исеме бөтен дөньяда билгеле һәм аны «рус гение»дип атарга мөмкин. Чара «Сергей Рахманинов» презентациясе белән үрелеп барды.
Халыкара анимация көнендә Аш-Бужи авылы китапханәчесе 3-4 сыйныф укучылары өчен «Анимация дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән интерактив чара үткәрде. Балалар беренче мультфильмнар, мультфильм төрләре, белән танышып, викторина сорауларына җавап биреп, табышмакларны чиштеләр. Чара ахырында балалар мультфильм геройларының рәсемнәрен төшерде.
Бу дата кысаларында Түбән Комар авылы китапханәчесе үсеп килүче буынга бер-берсен хөрмәт итү кирәклеге турындагы идеяне тапшыруга юнәлдерелгән хәтер кичәсе үткәрде. Китапханәче клуб әгъзаларына Бөтендөнья Ак торналар көне тарихы турында сөйләде. Сугыш кырында һәлак булганнарга хөрмәт йөзеннән үз куллары белән Ак торналар ясап"Журавли"җырын тыңладылар.
Түбән Комар авылы китапханәчесе "Шигырьләр җан музыкасы кебек” дип исемләнгән шигърият кичәсе үткәрде. Чарада Урта Комар авылында яшәүче Люция Сынгатовна Анисимованың авторлык шигырьләре яңгырады,. Кичә җылы атмосферада үтте. Катнашучылар укыган шигырьләреннән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, көлделәр һәм еладылар, сокландылар һәм алкышладылар. Кичәне "Зангари"ансамбле җырлары белән тәмамладылар
2023 елның 4 ноябрендә Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм Мамадыш шәһәренең «Олимп» командалары арасында 2011 елгы егетләр арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды. Матч «Ягуар» файдасына 18:0 исәбе белән тәмамланды.
2023 елның 3 ноябрендә Кукмара шәһәренең «Олимп» һәм Казан шәһәренең «Стрела» командалары арасында 2008 елгы егетләр арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды. Матч «Стрела» файдасына 3:9 исәбе белән тәмамланды.
2023 елның 3 ноябрендә тренер Илфар Саляховның «чаңгы узышлары» бүлеге тәрбияләнүчеләре «Спорт-тормыш нормасы»проекты кысаларында скандинав йөрешендә катнаштылар.