ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2022 ел
дүшәмбе

14 май көнне Саба районы Утар авылында урнашкан инвалид балалар йортында хәйрия концерты белән Сабанчино, Каенсар, Нырья авыл клублары чыгыш ясадылар һәм 15 меңлек бүләкләр тапшырдылар.

13 май көнне Балтач районы Яңгул авыл мәдәният йортында Кукмара районы Зур Сәрдек мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында "Буыннан - буынга кучкән мирасыбыз" проекты кысаларында йомгаклау чара булып үтте. Программада: кул осталары күргәзмәсе, "Чабата" биюен үзләштерү мастер-классы, милли уеннар оештырылды һәм зур фольклор концерт-тамаша күрсәтелдә .

#рдккукмор🎼🎵🎶
#кукморновости
#кукморскийрайон🏢 #рдккукмор🎼🎵🎶
#татарстан
#татфолк​ #культурныйтатарстан​ #культурататарстана​ #минкультрт


15
май, 2022 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.


13
май, 2022 ел
җомга

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 18 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

Физик затлар белән беррәттән хәзер эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектлары (оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр) бердәм салым түләве ярдәмендә бюджет белән исәпләүнең барлык өстенлекләреннән дә файдалана алалар.

Гаилә -бай кешегә караганда иң мөһиме. Таяныч, тыл, ярдәм, аңлау. Берлек җирендә бәхетле, тату гаиләдән дә ныграк юк. Тренер Таһир Нурмөхәммәтов та «Олимп» командасы һәм ата-аналар белән бергә гаилә көнен бәйрәм иттеләр, ата-аналар һәм балалар арасында  күңелле ярышлар оештырдылар.

13 май көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә 4нче мәктәпнең 7б сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова “Сак булыгыз: Терроризм!” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Ул балаларга терроризм барлыкка килү тарихы, соңгы унъеллыкның зур терактлары турында сөйләде, җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре һәм теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды.

2022 елның 13 маенда тренер Таһир Нурмөхәммәтов балалар белән «җәйге чорда юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән темага юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан әңгәмә үткәрде.

12 май көнне Мәмәшир авылы мәдәният йортында әтиләре сугышта үлеп калган, әти сүзен әйтергә тилмереп, гомер буе әтиләрен көтеп яшәгән сугыш чоры балалары белән очрашу кичәсе булды. Алар авыр бала чакларын, моңсу хатирәләрен искә алдылар, яшьлек җырларын тыңлап, бүгенге тормышларына сөенеп, зур рәхмәтләрен белдерделәр.

#рдккукмор🎼🎵🎶
#кукморновости
#кукморскийрайон🏢 #рдккукмор🎼🎵🎶
#татарстан
#татфолк #культурныйтатарстан #культурататарстана #минкультрт

12 май көнне Саба районы Шекше авыл мәдәният йортында Кукмара районы Зур Сәрдек мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында "Буыннан - буынга кучкән мирасыбыз" проекты кысаларында зур чара булып үтте. Программада: кул осталары күргәзмәсе, "Чабата" биюен үзләштерү мастер-классы, милли уеннар оештырылды һәм зур фольклор концерт-тамаша күрсәтелдә . Бүгенге очрашу да җылы кичерешләргә бай булды. Аралашып, матур итеп яшик,эшлик !

#рдккукмор🎼🎵🎶
#кукморновости
#кукморскийрайон🏢 #рдккукмор🎼🎵🎶
#татарстан
#татфолк #культурныйтатарстан #культурататарстана #минкультрт


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International