Трыш авылы китапханәчесе 1-4 сыйныф укучылары өчен ООО Вахит хуҗалыгына экскурсия оештырды. Укучылар мега ферма эшчәнлеге, техника белән танышты.
Югары Кузмис авылы китапханәсе халыкны коррупция төшенчәсе белән таныштыру максатында халыкка “Коррупция турында нәрсә белергә кирәк?” дигән белешмә таратты. Хәбәрдә үтемле формада коррупция төшенчәсе, коррупциянең нинди нәтиҗәләре була һәм коррупция факты ачыкланган очракта кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеге турында сөйләнде.
Югары Кузмис авылы китапханәсендә халык арасында мәгълүмат-аңлату эшләре үткәрү максатыннан “Стоп, коррупция!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда мәгълүмати материаллар, белешмә, буклетлар тәкъдим ителде.
"Форпост" яшьләр хокук саклау хәрәкәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе - "Милосердие"тернәкләндерү үзәге белән хезмәттәшлек.Шулай итеп, Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне алдыннан , Кукмара гимназиясенең айдинов хәрәкәте активистлары катнашында "ике йөрәк бергэ тибэ" дигән уртак акция үткәрелде. Акциядә катнашучылар үсеш үзенчәлекләре булган балалар яши торган гаиләләрдә булдылар.Аларның,барысының да шатлык һәм моң хисе бар, еш кына аларга яшьтәшләре бүләк иткән баналь аралашу җитми. Бары тик җылылык һәм мәхәббәт белән уртаклашабыз, башкалар турында җылы һәм кайгыртучанлыкны тоябыз икән, без чын бәхет өчен шартлар тудырабыз
2021 елның 30 мартында «Олимп» спорт мәктәбенең кадрлар буенча белгече Ибраһимова Р.Д. хезмәткәрләр арасында коррупциягә тискәре мөнәсәбәт, шул исәптән вазыйфаи хәле һәм хезмәт вазыйфалары белән бәйле рәвештә бүләкләр бирүгә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру өчен әңгәмә үткәрде.
31 март көнне Сергей Михалков исемендәге балалар китапханәсе яңа укучыларны каршы алды. 4 нче мәктәпнең 1В сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова Халыкара балалар китабы көненә багышланган «Китапханәдә кунакта» дип исемләнгән экскурсия-ташышу үткәрде. Аларның китапханә белән танышуы Сергей Михалковның китаплары, язучының шигырьләренә язылган картиналар репродукциясе, төрле сувенирлар һәм шагыйрьнең төрле еллардагы фотосурәтләре урнашкан почмак-музейдан башланды.
Китапханә белән танышу балалар өчен - яңа кызыклы дөнья ачылу. Төрле зоналар белән танышканнан соң, абонементның нәрсә икәнен белде, китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән танышты.
Балалар өчен төрле темаларга конкурслар, викториналар, табышмаклар кызыклы булды. Чара ахырында балалар «Вовка в тридевятом царстве» дигән мультфильм карады һәм укырга китаплар алды.
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Игелек шәһәре» социаль проектын тормышка ашыру дәвам итә.
2021 елның 28-30 мартында Баулы шәһәрендә 2021 елгы ТР Кубогы финалы узды.
2004-2005 елгы яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча безнең "Ялкын" командасы ярымфиналчы дипломына ия булды
30 март көнне АНО “ЦСП “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен Үзәк китапханә китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы Халыкара театрлар көне уңаеннан «Театр иленә сәяхәт» исемле тематик сәгате уздырды. Ял итүчеләргә уеннар һәм конкурслар тәкъдим ителде. “Беренче театр” спекталенең өзегендә һәм “Колобок” әкиятенең инсценировкасында теләп катнаштылар.
Апрель аена намаз вакытлары.