ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2020 ел
җомга

2020 елның 14 июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Татарстан Республикасы Прокурорының гражданнарны бергәләп кабул итүе була. Кабул итүгә алдан язылу өчен (843) 236-4180 телефоны буенча (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) кирәк.

Бүләкне ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов тапшырды. Кукмара районы урман тармагы ветераны Газизуллин Әхмәдулла Һади улына «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе, шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты тапшырылды. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Россия сөт җитештерүчеләр берлеге һәм Milknews мәгълүмат агентлыгы “Россия экспорт үзәге” АҖ белән берлектә “Россиядән Кытайга сөт продукциясе экспортлауны үстерү. Коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләр шартларында Россия – Кытай экспорт коридоры буенча экспорт логистикасына ярдәм итү чаралары” темасына түгәрәк өстәл узды.

Юбилярларны Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев котлады. Халыкта «Агач - тамырлары, ә кеше гаиләсе белән нык», - диләр. Битләнгер авылыннан ирле-хатынлы Димөхәммәтовлар тату һәм нык гаилә үрнәге булып тора.

Тәмле булсын! Эре сарымсак үстерәсегез килсә, аның кыяк очындагы «ук»ларын вакытында өзәргә кирәк. Чөнки сарымсак бөтен көчен шуларга җибәрә. Аларны сак кына сындыралар яки җыеп алалар. Болардан файдалы һәм тәмле кабымлык ясарга мөмкин. Кайбер хуҗабикәләр аларны кискәләп туңдыргычта саклый, маринадлап, консервлап та куючылар бар. Мин сарымсак «ук»ларын җыеп, иттарткыч аша үткәрәм дә, тоз өстәп, банкага тыгызлап тутырам, капрон капкач белән ябам. Әлеге состав суыткычта яхшы саклана. Кирәк вакытта бераз бүлеп алабыз да, майонез өстәп, икмәккә ягып ашыйбыз. Бик тәмле була.
 

«Озак вакытлы карау системасы» проекты Россиянең күп кенә төбәкләрендә старт алды, аңа Татарстан Республикасы да керде. Озак вакытлы карау системасы-тормыш эшчәнлеге чикләнгән кешеләргә комплекслы социаль-медицина ярдәме. Кукмара «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге 2019 елдан әлеге проектта катнаша. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү буенча 426 клиентның 86сы "озак вакытлы карау системасы" нда катнаша.

Татарстанда шактый эссе һава урнашты, шуңа күрә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эсседә хайваннарны тотуның нигези кагыйдәләрен әзерләде.


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү

Начар метеорологик күренешләр

2020 елның 10 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән (Казанда иртән һәм көндез) көтелә:

- яшен;

-яшен вакытында кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр (Казанда 16-21 м/с);

- локаль град.

Метеорологик фараз
2020 елның 10 июленә

9 июль 18 сәгатьтән 10 июль 18 сәгатькә кадәр

Алмашынучан болытлы һава.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез урыны белән бозлавык.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көндез төньяк-көнбатышка күчү белән, секундына 5-10 м, урыны белән кыска вакытлы көчәйгәндә 14 метрга кадәр, яшен вакытында 18-23 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +21..+23˚.

Көндез максималь һава температурасы +25..+27˚.


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында санитар-эпидемиологик хәлнең начар булуы сәбәпле, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов Кукмара муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү июль аенда видео аша кабул итү форматында үткәреләчәк. Сорауларыгызны 8 84364 2-70-53 телефоны буенча калдыра аласыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International