ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2024 ел
шимбә

САЙЛАП АЛУ НӘТИҖӘЛӘРЕ ТУРЫНДА МӘГЪЛҮМА


27
декабрь, 2024 ел
җомга
Болытлы. Төнлә кар һәм кар формасында җиңел явым-төшем булачак. Көн дәвамында зур явым-төшемсез. Кайбер өлкәләрдә томан. Көнбатыш җил, төньяк-көнбатыш 6-11 м / с. Төнлә минималь һава температурасы -2 ..- 4˚. Көндезге максималь һава температурасы 0 ..- 2˚. Юлларда бозлавык.

26 декабрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә «Современница» хатын-кызлар клубының чираттагы очрашуы булып узды. Бу очрашу Яңа ел бәйрәмен каршы алуга багышланды. Катнашучылар төрле бәйгеләрдә һәм уеннарда актив катнашып, күңел ачтылар.

 

 

Рейтинг нәтиҗәләрен федераль Икътисад министрлыгында ясадылар. Бәяләүгә караганда, Татарстан Республикасы 2024 елда барлык контроль-күзәтчелек чараларының 20% обеспеч «Инспектор» мобиль кушымтасы аша уздыруны тәэмин итте, бу исә республиканы дистанцион тикшерүләр, консультацияләр һәм башка чаралар саны буенча илнең барлык төбәкләре арасында 1 урынга чыгарды.


26
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын арттыру максатларында 2025 елның 09 гыйнварында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе республика территориясендәге идарәдә һәм Идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

25 декабрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы,   үзәк катапханәдә “Сөембикә” клубы әгъзалары өчен  “Саумы, Сөембикә!” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче журналның тарихы белән таныштырып үтте. Чара барышында килгән кунаклар “Уңган гаилә”, “Тату гаилә” төркемнәренә бүленеп  кызыклы биремнәр үтәделәр. Мөхәмәтнурова Нурия апа үзенең йөрәк җылысы белән башкарган кул эшләре белән таныштырды.  Мәдәният йорты хезмәткәре Әлфинур Юнусова башкаруында моңлы җырлар  яңгырады. Әлеге матур бәйрәм чарасы чәй өстәле артында дәвам итте.


25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

25 декабрь көнне Үзәк китапханәдә "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең яңа елны каршылауга багышланган "Яңа ел кичәсе "дигән ял кичәсе  булып узды. Чараны алып баручы китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы җирле язучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, иҗади уңышлар теләде. Язучылар узып баручы елга йомгак ясадылар һәм киләчәккә планнар белән уртаклаштылар, үзләренең яңа ел, кыш турында шигырьләрен укыдылар, җырлар җырладылар. Кунаклар  төрле конкурс, викториналарда, уеннарда теләп катнаштылар.Шулай ук кызыклы яңа ел лотереясы да булды. Чара дусларча чәй эчү белән тәмамланды.

 

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

НКО өчен яңа портал


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International