ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

21 июндә «Нурминка» елгасы ярында, «Современница» клубы әгъзалары өчен, «Табигать кочагында» дип исемләнгән библиопикник уздырылды. Клуб җитәкчесе В.Г. Пахомова кызыклы программа әзерләде. Библиопикникта туган якның матурлыгы турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Клуб әгъзалары конкурсларда һәм «Не хуже кенгуру», «Змейка», «Палка-развлекалка» уеннарында актив катнаштылар.

2024 елның 21 июнендә тренер  Вячислав Сайфутдиновның тәрбияләнүчеләре Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чарада катнаштылар.

2024 елның 20 июнендә тренер  Ләйсән Гөбәйдуллина асфальтта «Сугышсыз дөнья» рәсемнәрен оештырды.

2024 елның 21 июнендә тренер  Ләйсән Гөбәйдуллинаның тәрбияләнүчеләре Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чарада катнаштылар.


23
июнь, 2024 ел
якшәмбе

Көчле җил 15-18 м/с тизлектә, урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 23 июнь кичендә, төнлә һәм 24 июнь көнендә көтелә. 24 июнь төнендә көчле яңгыр. 


22
июнь, 2024 ел
шимбә

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә


21
июнь, 2024 ел
җомга

21 июньдә, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, китапханәче Гарипова Л.Д.,  китапханә укучылары өчен, «Тылсымлы шәм» дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Чара барышында балалар шәмнәрнең ничек һәм кайчан барлыкка килүе, шәмнәр составындагы үләннәр, майлар һәм башка ингредиентларның нинди әһәмияткә ия булуы турында белделәр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International