20 май көнне «Пушкин картасы» проекты кысаларында, Ч.Т. Айтматов исемендәге №1 гимназияның 8 «б» сыйныф укучылары өчен, китапханәче Саттарова Л.Р «Күктә төнге албастылар» дигән патриотик сәгать үткәрде. Китапханәче укучыларны Ш.Рәкыйповның “Кызлар-йолдызлар” әсәрендә сурәтләнгән хатын-кызлардан гына торган очучылар полкның сугыштагы батырлыгы турында сөйләде. Әлеге китап буенча эшләнгән буктреллер һәм презинтация күрсәтелде.
22 май көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Түбән Комар урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары өчен китапханәче Ләйсән Әхмәтова «Этика иленә сәяхәт» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Ул балаларны «этикет» төшенчәсе белән таныштырды, аның барлыкка килүе, этикет кагыйдәләре, җәмәгать урыннарында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.
Кукмара туган якны өйрәнү музеенда «Бүләк итү көннәре» акциясенә йомгак ясалды.
Маскировка челтәрен үрү буенча эш
"Минем гаиләм"рәсем конкурсы
«Светофор ярдәмгә ашыга» викторинасы
«Каһарманнарыбызның батырлыкларын онытырга ярамый»патриотик сәгате
Интеллектуаль уен
"Минем гаиләм"рәсем конкурсы
Биюләр буенча Мастер-класс