10 сентябрь көнне « Атлант» Ү/К хезмәткәрләре һәм яшьләр арасыннан булган иреклеләр халык һәм көллият укучылары арасында 100 дән артык «террорчылык актлары янаганда халык гамәлләре»буклеты әзерләнде һәм таратылды.
9 сентябрь көнне ЛЛТК стадионында «Спорт экстремизмга каршы» девизы астында футбол буенча иптәшләрчә матч узды. Уенның инициаторы һәм оештыручысы - яшүсмерләр клубы «Атлант» булды
Утырышта ун төбәктән, бер чит илдән һәм республиканың 29 районыннан килгән гүзәл затлар катнашты
11 сентябрь көнне Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында «Күңелле стартлар» спорт бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә 1 коррекция төркеме балалары катнашты.
Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН» акциясе кысаларында балалар китапханәсе китапханәчесе Хафизова Гөлфия кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Игелеккә китап аша» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә үткәрде. Ул В.Осеева, Л. Пантелеев, Е. Пермяк, М. Зощенко, Ю. Сотник китаплары белән таныштырды.
2019 елның 10 сентябрендә Кукмара шәһәренең " Галактика» Балалар Иҗат Үзәге базасында «уен кагыйдәләрендә үзгәрешләр һәм өстәмәләр»темасына хоккей буенча судьяларның республика семинары узды.
«Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» ирекле акциясе кысаларында «Олимп» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә «Игелеклелек көне» нә багышланган 8 сентябрь көнне «Ягуар-2012»һәм Мари-Төрек командалары арасында хоккей буенча ике иптәшләрчә уен үткәрелде
«Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН акциясе кысаларында 2019 елның 6 сентябрендә яшүсмерләр клубы Ялкын хезмәткәрләре #Безбергә #Мымсте акциясе үткәрделәр. Акциянең максаты авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр өчен әйберләр җыю, шулай ук имин булмаган гаиләләрдәге балаларга ярдәм итү иде. Акция ахырында Ялкын хезмәткәрләре күп балалы Яковлевлар гаиләсенә җыелган әйберләрне тапшырдылар.
Халыкка пассажир хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, транспорт предприятиеләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.07.2009 ел, №604 карары нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталар һәм транспорт кушымтасы булган электрон карталар бирү тәртибен раслау турында" 2012 елның 2 июлендәге 574 номерлы карарына үзгәрешләр кертелде”, җәмәгать транспортында һәм шәһәр яны автомобиль транспортында йөрү өчен автоматлаштырылган түләү системасын кертү турында Карар кабул ителде.
Татарстанда 2016–2018 елларда 28 мең баш савым сыеры өчен 26 заманча сөт комплексы файдалануга кертелде, инвестицияләр күләме 9 млрд сумга якын. Бу хакта 6 сентябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мәгълүмат бирде.