ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында укучыларны сәламәт яшәү кагыйдәләре белән таныштыру, мөстәкыйльлеген , сәләтен камилләштерү, үз сәламәтлегенә җаваплы караш тәрбияләү максатыннан Кәркәвеч авылы китапханәсендә Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” -, дип исемләнгән китапханә дәресе, Ятмас Дусай авылы китапханәсендә “Без  спортны яратабыз“ исемле сәләмәтлек сәгате үтте.

Купка авылы китапханәчесеКөзге мәрхәмәтлелек атнасы”акциясе кысаларында “Без төрле,шулай да без бергә”дигән исем астында башлангыч сыйныф укучылары белән мәктәптә “Көз килде”дигән рәсем конкурсы үткәрде.

 Белүебезчә 2017 ел, Россиядә һәм Татарстанда, Экологик  иҗтимагый киңлекләр елы буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан “Бөтендөнья туризм көне уңаеннан, Купка авылы китапханәчесе Рәхилә Юзмухаметова  башлангыч сыйныф укучылары белән “Без –табигать баласы” дигән исем астында экологик-сәяхәт уздырды.Укучылар белән табигатькә чыгып көзге үләннәргә һәм агачларга күзәтү үткәрде,ел фасылларының ничек итеп үзгәрүе турында аңлатты.


27
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бөтендөнья туризм көне уңаеннан, Мәмәшир авылы китапханәчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Авылымның кырлары, урманнары” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларны көзге табигать белән таныштырды. Шулай ук балаларга кызыклы китаплар тәкъдим ителде. 

“Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында Иске Йорт һәм Күкшел авылы китапханәчеләре урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен  “Без төрле, ләкин без бергә” исеме астында әңгәмә үткәрде. Укучылар яңа китаплар белән танышты, кроссвордлар чиште.

“Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында Чуллы авылы китапханәчесе урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Милли кухня” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында китапханәче укучыларны төрле илдә яшәүче халыкларның аш-су үзенчәлекләре белән таныштырды. Шулай ук укучылар салат ясау серләре белән дә уртаклашты. 

“Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында Зур Кукмара авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Без бергә, без төрле” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Әңгәмә барышында балалар толерантлык төшенчәсе белән танышты, әлеге сыйфатка ия кешенең нинди сыйфатларга ия булуы хакында мәгълүмат алды. 


26
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

“Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында Татар Толлысы авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Китапханәче балаларны мәрхәмәтлек темасына багышланган төсле китаплар белән таныштырды. Укучылар уңай һәм тискәре әкият геройларын искә төшерде, кызыклы уеннарда катнашты. 

Өлге авылы китапханәсендә “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” акциясы кысаларында китапханәгә йөрүче укучы балалар белән бергәлектә «Я рисую добро! » дип исемләнгән конкурс үтте. Балаларга мәрхәмәтлелек турында презентация күрсәтелде. 

Ятмас   Дусай авылы китапханәчесе Венера Галиуллина “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен мәрхәмәтлелек дәресе үткәрде. Дәрес барышында ул укучыларны акция һәм аның шартлары белән якыннан таныштырды. Укучыларны әлеге акциядә актив катнашырга чакырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International