ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2017 ел
дүшәмбе

Наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында Поч-Кучук авылы китапханәсендә яшьләр өчен әңгәмә, наркомания темасына багышланган  “Тихая эпидемия” видеофильм күрсәтелде, наркотиклар турында белешмә бирелде. Соңыннан укучылар үз фикерләрен әйтеп, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк дигән фикергә килделәр.

Мәмәшир авылы китапханәчесе ”Нур” клубының,”Китапханәче –безнең киңәшчебез” исемле чираттагы утырышын үткәрде.Чара китап һәм китапханә эше турында мәкальләр әйтешеп,” Әдәбият- заман көзгесе” дип исемләнгән китап күргәзмәсенен күзәтү белән тәмамланды. 

24нче май көнне Кәркәвеч мәдәният йортында гаилә көне булып узды. "Гаилә учагыгыз сүнмәсен,сүрелмәсен" дигэн девиз астында үткән бәйрәм чарасына гаилә учагын сүндермичә саклаган, урнәк гаиләләр чакырылган иде. Кәркәвеч авылыннан Нәкип абый белэн Минзалифә апа Маслявиевлар 45 ел бергә гомер кичергәннәр, Ташлы-Елгадан Рашит һәм Әльфия Газизуллиннар да тормыш юлын кулга-кул тотынып 30 ел бергэ үткәннәр. Тантаналы чарада юбилярларны дуслары, туганнары, балалары котлады. Бәйрәм тугәрәк өстәл артында дәвам итте.

Зур Сәрдектә  бер матур традиция яши, Соңгы кыңгырау бәйрәме көнне кич белән тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары мәдәният йортына дискотекага җыелалар. Алдан, гимназия белән мәдәният йорты арасындагы бер чакырым юлны, мәктәп җырларын җырлап, унберенче сыйныф укучылары уза. Бераздан, урам тутырып, тугызынчы сыйныфлар җырлап килә.Тамаша карарга чыккан халык, күңелдән генә булса да,үзенең мәктәп елларына сәяхәт итеп, күз яшьләрен сөртеп кала.Яраткан укытучылары белән, мәктәп формасыннан соңгы дискәтүк уздырыла.Әлеге фотоларда 25-май көнне уздырылган тамашалар чагыла.Гимназиядән китүче чыгарылыш сыйныф укучыларына бары тик хәерле юллар, игелекле дуслар, тормыш уңышлары телибез!

26-май көнне Зур Сәрдек җирлегендә "Игенче " хуҗалыгының язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, чәчүчеләр өчен бәйрәм уздырылды. Табигать кочагына корылган табын артында җыр-шигырь белән үрелеп барган бәйрәм бик күңелле үтте.

26 май көнне Кнәбаш авылы клубында "Яшик бу дөньяны яратып" дип исемләнгән иҗади концерт узды. Әлеге концертта бер ел эчендә өйрәнелгән барлык җырлар, кызыклы миниатюралар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Бу концерт авыл халкының күңеленә бик хуш килде. Концерт ахырында балалар диплом һәм истәлекле буләкләр белән бүләкләнде.


26
май, 2017 ел
җомга

Тат-Тулба авылы китапханәчесе клуб хезмәткәрләре белән 1-5 класс укучылары катнашында язгы табигатькә сәяхәт оештырды.Әлеге сзяхәтнең төп максаты максаты булып балаларны табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү,туган як табигатенә мәхәббәт хисе тәрбияләү, табигать кочагында үзен дөрес тоту, җирне, суны пычратмау, яшеллекне саклау шәфкатьле булырга тиешлелеге аңлатылды.

 Аш-Буҗи авылы китапханәчесе 1 сыйныф укучылары өчен”Тылсымлы сүзләр” дип исемләнгән аукцион-дәрес үткәрде. Кичә барышында балалар бик күп ягымлы сүзләр белән танышып, мәкальләр әйтештеләр эчтәлекле презентация карап ахырдан Әминә Бикчәнтәеваның “Тәмле сүз” әсәре укылды. Балалар рәхмәт әйтеп кичәдән таралыштылар.

Чура авылы китапханәчесе мәктәпкәчә яшьтәге баларны экскурсиягә чакырып, “Әкияттә кунакта” исемле әдәби кичә уздырды. Балалар А.С.Пушкинның “Балыкчы”,татар халык әкияте “Өч кыз”, А.Алишның “Куян кызы”, рус халык әкияте”Шалкан” һәм “Әтәч белән ике тычкан”әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле булды.

Көтеп алган җылы язгы матур көннәрнең берсендә укучыларда табигатькә, туган җиргә мәхәббәт, соклану хисе, сакчыл караш, табигатьне сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләү максатыннан без - Татар Толлысы мәдәният йорты эшчеләре - язгы табигатькә сәяхәт оештырдык. Авылыбызның соклангыч табигатен күрер өчен тау башында, Нократ буе кырыенда ял иттек. Мәдәният йорты директоры Дания апалары авылыбыз тарихы, табигатьнең истәлекле урыннары турында бик аңлаешлы итеп балаларга сөйләде. Ландыш апалары оештырган бу сәяхәт бик күңелле булды.Әйләнә - тирәбездәге табигатьнең  матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан  чишмәләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен,  анда күбәләкләр  очсын, кошлар  сайрасын дисәк, үзебезгә  күп  көч куярга, шуңа  омтылып яшәргә кирәк, дип хәбәр итә Гөлнара Хәсәнова.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International