ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Әсән-Елга авылы китапханәчесе китапханәгә килгән өлкән яшьтәге китап укучыларны, интернет челтәре аша коммуналь хезмәткә түләү төшенчәләренә өйрәтте.


18 апрель көнне Важашур авылы китапханәчесе югары класс укучылары белән “Наркотики - путь в никуда!” дигән темага әңгәмә һәм презентация  күрсәтте. 

 

Березняк авылы китапханәчесе “Янәшәдә ветеран яши” акциясе кысаларында,  ветеран  Хуҗиев Миннәхмәт Хуҗи улын искә алу  максатыннан  видеофильм  карау оештырды.


        “Язгы мәрхәмәтлелек “атнаны акциясе кысаларында Березняк авылы китапханәчесе клуб хезмәткәрләре белән берлектә батырлар истәлегенә куелган һәйкәлне чистартырга өмәгә чыкты.

Язгы мәрхәмәтлелек акциясе кысаларында Дусай авылы китапханәчесе укучылар белән бергә, ялгыз яшәүче Альмиева Миннур апага барып карларын таратып, хуҗалык эшләренә бик теләп булышып кайттылар.

 

Пычак авыл китапханәчесе “Волонтерлар өлкәннәр өчен” акциясе кысаларнында  тыл ветераннарыбызның хәлен белү , укучыларда ветераннарга  хөрмәт тәрбияләү максатыннан  тыл ветераны Хазиева Кәүсәрия апаның   өендә булдык .   Кәүсәрия апа сөенеп каршы алды ,үзенең тормыш юлы белән уртаклашты , авыр вакытларны искә төшереде.Балалар  кызыксынып үзләренең сорауларын бирделәр , шигырьләрен сөйләделәр.


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

“Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында, Важашур авылы китапханәчесе Рәхимә Валиева, сугыш авырлыгын үз җилкәсендә татыган сугыш инвалидының тол хатыны  Нәгыймә Ибраһимованың өендә булды. 


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Важашур авылы китапханәчесе беренче класс укучылары белән берлектә экология елына карата “Берегите землю, берегите” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде. 


14
апрель, 2017 ел
җомга

Манзарас  авыл китапханәчесе “Әкият” балалар бакчасында  балалар белән очрашып  “Без табигать баласы” дигән темага презентация-дәрес үткәрде. Ул балаларны  яңа, матур рәсемле китаплар белән таныштырды, әкиятләр күрсәтте.

 


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Пычак авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Галәмгә юл” дип исемләнгән әдәби кичә үтте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International