ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2025 ел
җомга

20 нче март көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х.,үзәк китапханәдә “Сөембикә” кунаклары  өчен “Яз бәйрәме - Нәүрүз!” дип исемләнгән фольклор бәйрәме үткәрде. Китапханәче Нәүрүз бәйрәменең тарихы белән таныштырып үтте. Яз кызы - Нәүрүзбикә бәйрәмнең төп кунагы  булды. Нәүрүзбикә матур теләкләр теләде, кунаклар өчен татар халык уены “Там, там, тамчы, там” уенын уйнатты.   Кыш бабайның килүе дә бәйрәмне ямьләде. Чарага килгән кунаклар җырга, уеннарга осталыкларын күрсәттеләр. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә  төрле уеннарда катнаштылар, кунаклар белән бергә рәхәтләнеп күңел ачтылар. Мәдәният йорты хезмәткәре Әлфинур Юнысова Әхмәт Фәйзи сүзләренә  язылган “Умырзая” җырын башкарды.   Бәйрәмнең гореф-гадәтләре буенча, кунаклар коймак һәм йомырка белән сыйландылар.


20
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елның 20 мартында Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм Казаннан «Авиатор» командалары арасында 2013 елгы малайлар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды.

 Үзәк китапханәдә уку залы фондындагы вакытлы матбугат материаллары буенча «Коррупциягә каршы бергәләп» дигән күргәзмә эшли.

2025 елның 19 мартында « Часовая гонка-2025» чаңгы ярышлары узды. «Олимп» спорт мәктәбе администрациясе шәхси эшмәкәр Ленар Нәҗметдиновка ярышларны үткәргәндә иганәче ярдәме өчен рәхмәт белдерә.

Кукмарага эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов килде.


19
март, 2025 ел
чәршәмбе

19 март көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен китапханәче Фирдания Закирова Кырымның Русия белән берләшү көненә  багышланган «Кырым язы – өмет язы» дигән танып - белү сәгате үткәрде. Балалар «Кырым» исеменең килеп чыгышы, республика тарихындагы мөһим вакыйгалар, Кырым башкаласы – Симферополь турында кызыклы мәгълүмат алды, аның бай табигате һәм күренекле урыннары, Кара диңгез флоты турында белде, «Карлыгач оясы» дигән мульфильм карады. Язгы игелек атнасы кысаларында балаларга экологик тәрбия бирү максатында «Табигатькә  мәрхәмәтле булыйк» акциясе үткәрелде. Алар чәчәкләргә дөрес итеп су сибәргә өйрәнде. Бу аларга үсемлекләрне карауның һәм әйләнә-тирә мохитне кайгыртуның кирәклеген яхшырак аңларга ярдәм итте. Чара азагында балаларга Россия мәдәният фонды бүләкләре тапшырылды.

#деньвоссоединенияКрымасРоссией

#добрыйтатарстан

#весенняянеделядобра

18 март көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәчесе  Алевтина Асанова А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 8а сыйныф укучылары өчен «Террор – гасыр проблемасы» мәгълүмат сәгате үткәрде. Ул балаларга терроризм барлыкка килү тарихы, соңгы унъеллыкның зур терактлары турында сөйләде, җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре һәм теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды.

18 март көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 1и сыйныф укучылары өчен Рәмзия Гарифуллина «Китап гүзәл дөньяга чакыра» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Балалар китапханәнең төрле зоналары, китап күргәзмәләре, китапханә кагыйдәләре белән танышты, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара абонементта тәмамланды, балалар зур кызыксыну белән китаплар сайлады, уку өчен китаплар алды.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2025 елның 18 мартында  Байлар Сабасында «Төнге ярыш» ярышлары узды, анда Байлар Сабасы, Балтач, Арча, Кукмарадан иң көчле чаңгычылар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International