ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2012 ел
җомга
Федераль ташламалардан файдаланучылар өчен катгый карарга килергә - 2013 ел өчен социаль хезмәтләр җыелмасын (соц.пакет) калдыру яки аны акчалата алу турында  гариза язу вакыты төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. Безнең районда барлыгы 8050 федераль ташламалардан файдаланучы булса, аларның 79,7 проценты социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан. Әлбәттә, таякның ике башы булган кебек, бу мәсьәләнең дә ике ягы бар. Берәүләр миңа кирәкле даруларны табиблар барыбер язмый, язган очракта да даруханәләрдә ул булмый, дисә, икенчеләре табиб яза торган дару миңа килешми, ә килешә торганы федераль  исемлектә юк, сатып алырга туры килә, дип фикерен белдерә, өченчесе пенсиямә күпме өстәмә акча бит әле ул, ди. Таякның икенче ягында торучылар, ягъни соц.пакетның өстенлекле ягын үз җилкәсендә татучылар - кыйммәтле дарулардан башка яши алмаучылар өчен ул дәүләтнең искитмәле зур ярдәме булып тора
Сентябрь башыннан көнаралаш явып торган яңгырлар бәрәңге алуга тоткарлык ясаган иде. Бу атнада көннәр аязу белән, басуларда кабат кызу эш башланды.

18
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе

КАЗАН Башкалабыз Казанда көзге ярминкәләр башланды. Узган шимбәдә районыбызның барлык агрофирмалары, гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, авыл җирлекләре, район кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшмәкәрләр, "Аш-су" җәмгыяте Яңа Савин районының Адоратский базарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек товарлары белән сату итте. Район кулланучылар җәмгыяте киез итек-киез комбинатының һәм металл савыт-сабалар заводының продукцияләрен дә алып килгән иде. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та ярминкәдә булып,  сату итү, бәяләр белән кызыксынды, халык белән аралашты, кукмаралыларның  авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өлкәсендәге эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакларны ипи-тоз белән каршы алып, казанлыларны үзләренең дәртле җыр-биюләре белән сөендерделәр.

Ярминкә генә түгел, чын мәгънәсендә бәйрәм иде ул көнне! Мәктәп, балалар бакчалары коллективларының берсеннән-берсе матур итеп, зәвык белән ясалган күргәзмәләре күз явын алырлык. Сату гөрләп бара, халыкның кайнашуы исә сабан туеннан ким түгел. Көне соң, заказ белән бирелгән диярсең - күктә кояш елмая, җилнең әсәре дә юк. Рәхәтләнеп ял ит, үзеңә кирәкле товарны сатып ал гына!

14
сентябрь, 2012 ел
җомга

15 сентябрьдә район мәгариф идарәсе мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә Җиңү паркы каршындагы мәйданда белем бирү учреждениеләре арасында "Юннат - 2012" дигән күргәзмә-ярминкә уздыра. Башлана иртәнге 9 сәгатьтә. Рәхим итегез!


13
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Быел районда 10630 гектарда кукуруз игелде. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда аны җыеп, силос салу бара. Бүгенге көндә әлеге төр терлек азыгы 40 мең тонна әзерләнде.

14 сентябрьдә Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча Вәкиленең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (район Башкарма комитеты бинасы, 1нче кат, 2нче кабинет) гражданнарны чираттагы кабул итү үткәрелә. Бу көнне сезне полиция начальнигы урынбасары Рашат Гарифуллин кабул итәчәк. Кабул итү бүлмәсе 13 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр эшли. Телефон: 2-70-77.


12
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
1 сентябрьдән 2013 елның беренче яртысы өчен "Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарына язылу бара.

Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгыту, терроризм һәм эстремизмны кисәтү, социаль, этник нигездә конфликтларны булдырмау, халыкта терроризм һәм экстремизм идеологиясенә түзеп тора алмау атмосферасы булдыру максатында республикада "Экстремизмга - юк!" дигән айлык игълан ителде. Ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Кукмара-Шәмәрдән автомагистраленең Бөяр тавы өлешендә реконструкция эшләре тәмамлану сәбәпле, Кукмара -  Шәмәрдән маршрутында автобуслар элеккечә йөри башлады. Кукмара автовокзалыннан автобус иртәнге 5 сәгать 5 минутта, 11 сәгать 30 минутта, 16 сәгать 35 миннутта кузгалып китә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International