ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

9 июньдә Кукмара шәһәрендә татар милли бәйрәме Сабантуй-2024 узды.  Спорт ярышлары, милли уеннар бәйрәмнең бизәге булды - өлкәннәр һәм балалар көч һәм җитезлек күрсәтте.  Бәйрәмдә ГТО мобиль мәйданчыгы эшләде (югары перекладинада тартылу, гимнастик эскәмиягә иелү, озынлыкка сикерү, бөгү һәм кул сыгылу)💪

Алмашынучан болытлы һава. Җитди явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез кыска вакытлы көчәнешләр Төнлә минималь температура 14. 17˚. Көндез һаваның максималь температурасы 28. 31˚.

6 июньдә, бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның туган көнендә, Үзәк китапханә хезмәткәре В. Г. Пахомова, «Нараткай» лагеренда ял итүче балалар өчен, “Пушкин әкиятләре буенча!” исемле әдәби вернисаж үткәрде. Чара барышында балалар Александр Сергеевич әкиятләренең тылсымлы дөньясы буйлап сәяхәткә чыктылар, анда аларны викториналар, конкурслар һәм кызыклы биремнәр көтте.


9
июнь, 2024 ел
якшәмбе

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү


8
июнь, 2024 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.


7
июнь, 2024 ел
җомга

2024 елның 3 июненнән 2 июленә кадәр Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча «Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйм»айлыгы үткәрелә. Айлык авариялелекне киметү һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар комплексын гамәлгә ашыру максатларында үткәрелә. Дәүләт автоинспекциясеннән тыш, айлыкта җирле үзидарә органнары да актив катнашачак.


6
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

6 июнь көне һәр елны Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна, укучылар һәм шәһәр халкы өчен, китапханә территориясендә «Рус шигърияте кояшы» дигән күргәзмә әзерләде. Биредә шулай ук "Пушкинны укы", исемле акция үткәрелде. Әлеге акциядә өлкәннәр һәм балалар Пушкинның үзләре яраткан шигырьләрен укыдылар.

 

5  июнь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен, “Табигать шифаханәсе”  дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде. Китапханәче безнең якларда үсүче табигать байлыклары булган дару үләннәре турында сөйләп үтте. Чара барышында татар шагыйрьләренең, якташ язучыларыбызның шигырьләре укылды. Биредә ял итүчеләр С.Әхмәтҗанова, Г.Батталова, Л.Садриева шигырьләрен, якташ язучылардан Н.Сәгъдиева шигырьләрен укыдылар.Чара ахырында шагыйрә Сания  Әхмәтҗанова сүзләренә язылган җырчы Иркә башкаруында видеоязмадан “Кура җиләк” җырын яратып тыңладылар.

2024 елның 5 июнендә тренер Илдар Ганиев «Без наркотикларга каршы» акциясенә багышланган велосипедта йөрү оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International