16 февраль көнне Үзәк китапханәнең уку залы китапханәчесе Загидуллина Гөлнара Фәрит кызы “Шәфкать” үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен «Батырлык исеме-Әфганстан» дигән әңгәмә үткәрде. Чара барышында Гөлнара Фәритовна Россия хәрби тарихының иң фаҗигале сәхифәләренең берсе – Әфган сугышы тарихы турында сөйләде. Чарада катнашучылар компьютер презентациясе һәм китап күргәзмәсе белән таныштылар.
16 февраль көнне, яшүсмерләр арасында, укуны популярлаштыру проекты кысаларында, үзәк китапханәдә, Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 8 «б» сыйныф укучылары өчен «Яшьләр һәм китаплар» исемле түгәрәк өстәл үткәрелде.
15 февральдә Үзәк китапханәдә «Современница» хатын-кызлар клубының чираттагы утырышы узды. Клуб җитәкчесе Пахомова В.Г. Гаилә елына багышланган истәлекләр сәгате үткәрде: «Гаилә альбомының битләре». Валентина Геннадиевна Гаилә елы эмблемасы белән таныштырды, ә катнашучыларның һәрберсе «гаилә» сүзенә үз билгеләмәсен бирде.
15 февраль көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Загидуллина Гөлнара Фәрит кызы “Шәфкать” терләкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар өчен «Муса Җәлил - шагыйрь герой» исемле әдәби сәгать үткәрде. Балалар Муса Җәлил тормышының кызыклы вакыйгалары турында күп мәгълүматлар тыңлап үттеләр, шулай ук аның “Моабит дәфтәрләре” исемле автобиографик җыентыгына кергән шигырьләрен искә алдылар.
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с. Минималь температура төнлә һәм иртән - 25..-30˚, урыны белән -33˚. Максималь температура көндез -15...-19˚. Юлларда бозлавык.
15 февраль көнне, Үзәк китапханәнең баш китапханәчесе Гарипова Лилия Дамировна, Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 8б сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Галлямова А.М.), «Хәтер безне Әфганстанга кайтара» исемле электрон презентация белән тематик сәгать әзерләде һәм үткәрде. Лилия Дамировна Әфган сугышы тарихы турында сөйләде, Татарстан Республикасы Кукмара районы сугышчы-интернационалистларына багышланган “Хәтергә лаеклы..." китабы белән таныштырды.
Гаилә елы кысаларында хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова В.Г., социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен "Борчуларны таратабыз – күңелләрне яшәртәбез” исемле кичә үткәрде. Валентина Геннадиевна катнашучылар өчен күңелле һәм мавыктыргыч конкурс программасы оештырды.
14 февраль көнне Кукмара үзәк катапханәсендә “Сөембикә” клубы әгъзалары, Кукмара шәһәре территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре белән бергә, махсус хәрби операциядә катнашучы якташ солдатларга Ватанны саклаучылар көне белән котлап хат яздылар.
14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә. Үзәк китапханә дә “Безгә укучы бүләк итте" акциясенә кушылды. Көн дәвамында китапханәгә китапханә укучылары тарафыннан китаплар бүләк ителде. Үзәк китапханәбез фондын тулыландыру өчен, акциядә катнашучыларга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.
14 февральдә Үзәк китапханәдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында китапханәче Салимова Т.Х. "Китап кыстыргычы ясау» дигән мастер-класс үткәрде.