ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2022 ел
җомга

2022нче елның 14 декабрендэ Манзарас урта мәктәбе базасында мәгариф идарәсе планы нигезендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Федераль дәүләт белем бирү стандартларына таянып, заманча дәрес» дигән темага семинар-практикум булды.

2022 елның декабрендә районның гомуми белем бирү оешмаларында чит телләр атналыгы үтте. Атна кысаларында үткәрелгән барлык чаралар да укучыларның чит телләргә карата кызыксынуын арттыруга , сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләрне камилләштерүгә, иҗади активлык һәм укучыларның креатив фикерләулэрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Предмет атналыгы югары методик дәрәҗәдә үтте.


15
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

15 нче декабрь көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х. социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен, татар поэзиясенең үзенчәлекле шагыйрьләреннән берсе Әхмәт Ерикәй иҗатына багышланган “Җырчы шагыйрь” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте.Чара барышында ял итүчеләр Әхмәт Ерикәйнең шигырьләрен тыңладылар. Биредә дәваланучылар,  шагыйрь сүзләренә язылган “Идел буе каеннары”, “Юллар” җырларын бергәләп җырладылар.  

15 декабрьдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында, Үзәк китапханәдә укучылар өчен чыршы уенчыкларын буяу буенча «Яңа ел остаханәсе» дигән мастер-класс үткәрелде. Чара башында китапханәче чыршы уенчыклары барлыкка килү тарихын, классик һәм заманча буяу техникасы турында сөйләде, аннары балаларга үзләренә ошаган стильдә уенчык ясарга тәкъдим ителде.

Мунча куллануга тапшыруга әзер, бары тик документ эшләре калды.

13 декабрь көнне район мәдәният йортында Зур Сәрдек мәдәният йорты  халык театры И.Ямагуловның пьесасы  буенча  "Мәхәббәт кошлары" спектаклен сәхнәләштерделәр . Спектакль районкүләм  үтә  торган үзешчән  театр төркемнәре бәйгесе  кысаларында куелды.

14 декабрь көнне район мәдәният йортында Арпаяз авыл клубы үзешчәннәре көче белән   Әмирхан Еникиның әсәре буенча "Әйтелмәгән  васиять" спектакле сәхнәләштерелде

Кукмараның " Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия Федерациясе халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елына багышланган план кысаларында «Кукмара районы халыклары традицияләре, гореф-гадәтләре һәм милли бәйрәмнәре»дигән чара уздырганнар.

Безнең үзәктә тәрбияләнүчеләрне социаль тернәкләндерү юнәлешләренең берсе - шәхеснең психик, әхлакый, эмоциональ һәм физик үсеше өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International