ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

17 апрельдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында, хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Гарипова Л.Д., 4 нче урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен, «Халык ырымнары һәм ышанулары» исемле танып белү сәгате үткәрде.

17 апрель көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен гаилә елына багышланган “Язучылар иҗатында гаилә кыйммәтләре”  дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында ял итүчеләр күренекле әдип-прозаик Әмирхан Еники, күренекле шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Яруллин иҗатлары белән таныштылар. Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясеннән өзекләр тыңладылар. Якташ шагыйрә, “Бербөтен сөю” китабының авторы Марзия Мухина иҗаты белән дә таныштылар. Биредә ял итүче Гайфетдинова Фәйрүзә, шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың “Гаилә учагының җылысы” дигән шигырен укып үтте. Чара ахырында ял итүчеләр бик теләп “Бездә шулай, ә сездә ничек” дигән күңелле уенда катнаштылар.

16 апрельдә, Гаилә елы кысаларында, хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Гарипова Л.Д., 4 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен, «Танылган гаиләләр тормышыннан» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында танылган гаиләләр: Романовлар, Меньшовлар, Михалковлар тормышы белән таныша алдылар.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

Эковесна 2024

Эковесна 2024

Язның беренче җылы көннәре башлану сәбәпле, талпаннар активлыгы башлануы фаразлана. Апрель аенда ук җылытылган участокларда куркыныч буынлы аяклыларның чыгуы мөмкин. Роспотребнадзор талпаннарны һәм алар йоктырган инфекцияләр белән авыруларны профилактикалау чаралары кирәклеген искә төшерә, бигрәк тә ял итү максатыннан табигатькә чыкканда, без җылытылган һәм кояшта кипкән урман участокларын сайлаганда – талпаннарның иртә яз көне чыгу урыннары.

Яхшы сәламәтлек озын һәм актив тормыш тәэмин итә. Озак еллар сәламәтлекне саклап калу өчен профилактик медицина тикшерүләрен һәм диспансерлаштыруны вакытында үтәргә кирәк.

Эковесна 2024

Эковесна 2024


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International