ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Зур Кукмара авылы китапханәчесе “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән “Көз матурлыгы һәм муллыгы” дип исемләнгән уңыш бәйрәме уздырды.  Табигать кочагында балалар төрле уеннар уйнап  шигырләр сөйләп, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Чишмәбаш авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укчылары белән “Сөмбелә” бәйрәме үткәрде. Әлеге чара балаларга хезмәтне сөяргә, олыларга һәм кечеләргә ярдәм итәргә табигатьне, туган илебезне ,туган җиребезне яратырга өйрәтү максатыннан үткәрелде.

Чишмәбаш авылы китапханәсендә  башлангыч сыйныф укучылары белән,“Бәрәкәтле , юмарт –Алтын көз “ дип исемләнгән  әңгәмә  үткәрелде. Балалар  үзебезнең бакчада үсә торган яшелчә ,җиләк җимешләрне танып белү,аларны төрләргә аеру,төсләре һәм формалары белән танышты.

Кайнар линия "Хатын-кызлар игътибары"


14
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 14 октябрендә «Олимп» спорт мәктәбендә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы»  Кукмара районы бүлеге башлыгы Е.В. Яковлева тәрбияләнүчеләр белән «Куркыныч һәм көтелмәгән урам»дигән темага әңгәмә үткәрде.

Кукмара элеваторында эш бер генә минутка да тукталып тормый, ашлык киптерү җайланмалары бар куәткә эшли. Элеватор үзе 10 гектар мәйданны били, катнаш азык цехы – 4 гектар. Предприятиедә 45 мең тоннага кадәр ашлык сыйдырырлык 12 склад һәм дүрт ашлык киптерү җайланмасы бар. Ашлыкны төрле урыннардан алып киләләр – Мамадыш һәм Арча районнарыннан, шулай ук Киров өлкәсеннән һәм Марий Эл Республикасыннан.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Трофимова М.В. Саба, Теләче, Кукмара районнары, Мамадыш районы һәм Мамадыш шәһәре гражданнарын шәхси кабул итү 2020 елның 27 октябрендә 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр видеоконференцэлемтә режимында кабул итәчәк.

Татарстанда бәрәңге җыюны тулысынча төгәлләделәр, 4 мең гектардан 108,6 мең тонна бәрәңге җыеп алынды, республика буенча уртача уңыш - 273 ц/га. Иң яхшы бәрәңге уңышы Балтач районында, анда гектардан уртача уңдырышлылык 444 ц/га булды.


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы фаразлары


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International