Агымдагы елның 4 аенда республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 91 юл фаҗигасе булган.
2020нче елда Татарстан оешканга 100 ел тула. Бу безнең республика өчен мөһим вакыйга. Мондый даталарда үткәннәрне исәпкә алып, киләчәккә планнар төзү гадәткә кергән. 100 ел дәвамында Татарстан халкы зур, авыр, батыр һәм бәхетле юл үткән. Без бәхетле барыбыз да, ата-бабаларыбызның зур казанышлары рухы белән туган җиребезгә, аның халкына файдалы кеше булып яшәвебез белән.
ТАССРның 100 еллык тарихы барышында авыл хуҗалыгы аның үсешендә зур роль уйный. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Бөек Ватан сугышы елларында тылда, фронтны һәм республика халкын тиешле продукция белән тәэмин итеп, Җиңүне якынайтып кына калмыйча, үзләренең авыр, фидакарь хезмәтләре белән Татарстанның икътисадый иминлегенә ныклы нигез дә салдылар.
Татарстанның 16 районында әче туфракны известьлауга керештеләр. Аграрийларга бу уңышны арттырырга ярдәм итәчәк.
РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2020 елга пландагы ремонт эшләре графигы нигезендә, 2020 елның 8 июнендә Шәмәрдән т. п.радиотеатрында 2.00 дән 11.00 сәгатькә кадәр, аналог («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы телерадиотапшырулар программаларын туктатып тору белән планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк.
РТРС Генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2020 елга планлаштырылган ремонт эшләре графигы нигезендә, 2020 елның 2 июнендә Кукмара т. п. филиалы объектында 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр аналог һәм цифрлы телерадиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып тору белән планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларын алу өчен 2020 елның 1 июненә кадәр уңыш өчен кимендә бер гектарга 35 кг ашлама тупланган булуын раслый торган документлар тапшыру кирәклеген искәртә. Бу субсидия алу алу өчен билгеләнгән минималь күрсәткеч.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, авыл хуҗалыгын үстерүнең заманча тенденцияләре шуны күрсәтә, үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәреннән интеграцияләнгән яклау чараларын куллану югары уңыш алуда зур әһәмияткә ия. Казансельмаш өр-яңа инновацион машиналар- гидростатик трансмиссияле ОС-2500М, ОС-3000М, ОС-4000М үзйөрешле сиптергечләр линиясен эшләде һәм үзләштерде, алар максималь җитештерүчәнлеккә ирешү өчен махсус эшләнгән, аларга идарә итү җиңел, аларда үсемлекләрне яклау чараларын кертү өчен югары төгәллекле система урнаштырылган.
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
Метеорологик фараз
Начар метеорологик күренешләр
Фаразланмый
2020 елның 28 маена
27 май 18 сәгатьтән 28 май 18 сәгатькә кадәр
Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:
Аз болытлы.
Явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +8..+11, максималь һава температурасы көндез +18..+21˚.
Метеорологик фараз
Начар метеорологик күренешләр
Фаразланмый
2020 елның 28 маена
27 май 18 сәгатьтән 28 май 18 сәгатькә кадәр
Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:
Аз болытлы.
Явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +8..+11, максималь һава температурасы көндез +18..+21˚.