ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2020 ел
сишәмбе

5 мартта Татарстанда «Авыл территорияләрендә торак төзүгә (сатып алуга) Россия Федерациясе гражданнары өчен ташламалы ставка белән ипотека кредиты» программасын гамәлгә ашыру кысаларында беренче кредитлар бирүгә керештеләр.

    2020 елның 5-8 мартында Мамадыш шәһәрендә  Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган 2012 елгы командалар  арасында хоккей буенча турнир узды. Ярышларда Мамадыш  шәһәреннән «Олимп», Азнакай шәһәреннән «Соколы», «Ягуар»  Кукмара  шәһәреннән, Тюльган поселогы  Оренбург өлкәсеннән «Коршуны», Алабуга  шәһәреннән «Урман бал кортлары», «Биектау» Биектау шәһәреннән , «Девон», Бөгелмә шәһәреннән,  «Арслан» командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Кукмара шәһәренең «Ягуар» командасы – 5 урын, «Иң яхшы һөҗүмче» номинациясендә Нурлан Самиков җиңде.

7 март Ятмас Дусай мэдэният йортында халыкара хатын- кызлар коне, ТАССРнын 100 еллыгы,  Боек Жинунен 75, Кукмаранын  90 еллыгы кысаларында, мэктэп хэм узэк урам катнашында "Авылымнын урамнарына , купме мэхэббэт сере  сыйган" дип аталган урам бэйрэме булып утте.

Кәркәүч мәдәният йортында " Язлар алып килгән назлар" дип аталган ,8 - март халык ара хатын кызлар көненә карата бик матур концерт булды.Концерт моңлы,матур җырларга,дәртле биюләргә, күңелле нәфис сүзле скетчларга урелеп барды

Купка мәдәният йортында "Яхшы кәеф дулкынында бергәләп"дип исемләнгән бәйрәм булып узды.Бәйрәм гореф-гадәтләребезне чагылдырган кичке уеннар,җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Зур Сәрдек мәдәният йортында " Яшьлектән кайнар сәлам" дип исемләнгән яшьләр концерты булды.Талантлы,сәләтле яшьләребезне бергә берләштергән бу проект барлык тамашачылар күңеленә хуш килде.

Өлге авылы клубында "Җырлыйк әле" дип аталган бәйрәм концерты булып узды. Халыкара хатын-кызлар көненә ТАССРның 100, Кукмарабызның 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата узган бу бәйрәм берләшмәләргә йөрүчеләр көче белән әзерләнде һәм барлык тамашачыларның күңеленә хуш килгәндер.

На базе Лельвижской средней школы прошел районный семинар методического объединения учителей физической культуры на тему: «Особенности преподавания физической культуры в сельской школе в контексте требований ФГОС ООО».

Түбән Чура авылы клубында халыкара Хатын-кызлар көненә багышлап “Ягымлы яз” дип исемләнгән бәйге-кичә оештырылды. Әлеге кичәдә киленнәр һәм яшь кызлар командасы үзара көч сынашты.

Зур Сәрдек гимназиясе базасында «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү кысаларында хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча эшнең сыйфатын күтәрү» темасына Тормыш иминлеге нигезләре укытучыларының методик берләшмәсенең район семинары булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International