Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Мамашир урта мәктәбе базасында информатика укытучыларының "Информатика дәресләрендә укуларны формалаштырганда укучыларның һөнәри ориентациясе" дигән темага семинары узды. Семинарда "Информатика" фәнен укытуның актуаль мәсьәләләре каралды.
Аш-Буҗи клубында, мәктәп белән бергә,"Кояш кебек әни кирәк,әни янына әтидә кирәк"дигән КВН узды.Анда гаиләләр арасында төрле юнәлештәге кызыклы ярышлар булды.ТАССРның 100 еллыгына һәм 8 мартка карата концерт өлешендә, килгән тамашачы җылы кабул итте.
Чарлы авыл мәдәният йортында " Без бергә! 23+8" чарасы Чарлы авылы урта мәктәбе укучылары катнашында, мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәме белән үткәрелде. Концерт программасы 2 бәйрәмне берләштерде. Әниләргә һәм әтиләргә багышланган җырлар яңгырады, биюләр башкарылды, сәхнәләр куелды. Чарада 107 кеше катнашты. Тамашачылар фикере буенча, әлеге чара бик канәгатьләнү тудырды.
Иске Юмья мәдәният йорты хезмәткәрләренең «Туган телеңне белмичә, башка телеңне өйрәнмисең»Төбәкара очрашуында катнашуы. Шулай ук удмуртларның фольклор уеннары, биюләре, гореф-гадәтләре күрсәтелде. Мондый очрашулар удмурт халкының телен һәм мәдәниятен саклап калуга юнәлдерелгән.
2020 елның 4 мартында чаңгы базасында Кукмара районының 90 еллыгына багышланган башлангыч сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышы буенча фестиваль узды.
Бүген Ятмас Дусай авыл җирлеге башлыгы, Ятмас Дусай мәдәният йорты хезмәткәрләре, ветераннар Советы Рәисе, социаль хезмәткәр, укучылар, китапханәче тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырдылар
Татарстан аграрийлары узган ел 2,5 мең берәмлеккә якын авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдылар. Техника сатып алу өчен 6 млрд сум акча бирелде.
«Гөрләвек» балалар бакчасына йөрүче балалалар өчен «Минем Татарстан» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар үз рәсемнәрендә безнең як табигатен: хайваннарны һәм кошларны, Татарстанның символикасын, истәлекле урыннарын сурәтләде.
2020 елның 11 мартында хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линия» ачылачак.
Ел саен бөтен дөньяда меңләгән кеше мартның һәр беренче чәршәмбесен кычкырып укуга багышлый. Шул максаттан, Югары Арбаш авылы китапханәчесе урта яшьтәге мәктәп балалары белән Р. Миңнуллинның, Ш. Галиевның, Й. Шәрәпованың яраткан әсәрләреннән кычкырып уку оештырды.