Трыш авылы китапханәчесе “Әкият иленә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби кичә уздырды. Максаты - балаларны әкиятләр, мәкальләр, әйтемнәр, такмаклар аркылы халкыбызның иҗаты белән таныштыруны дәвам итү; балаларның сөйләм байлыгын үстерү; үзара дус, тату мөнәсәбәт булдыру.
Чишмәбаш авылы китапханәчесе Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Оныттырма вакыт, үткәннәрне” дип исемләнгән әдәби кичә оештырды. Кичә барышында Курбанова Илсөяр кече яшьтәге мәктәп укучыларын “Утлы еллар кайтавазы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе, һәм авыр сугыш елларындагы вакыйгалар белән таныштырды. Укучылар көче белән ясалган күргәзмә беркемне дә битараф калдырмады.
Трыш авылы китапханәсендә өлкән буын вәкилләре катнашында “Трыш тарихы буйлап” дип исемләнгән могҗизалар кыры үтте. Өлкән яшьтәге апалар авыл турында кызыклы вакыйгалар белән уртаклаштылар. Шангараева Гөлназ үзенең Трышка багышланган шигырьләрен укыды. Җиңүчегә истәлекле китап тапшырылды.
Әсән-Елга авылы китапханәчесе Кукмара районына 90 ел тулу уңаеннан 8-10 сыйныф укучылары белән “Әсәнбаш” хуҗалыгының тарихына, колхозлар оешуга да 90 ел тулуга багышлап “Үткәннәрне онытма син!” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрде.Чарада колхозлар төзелү тарихы, озак еллар хуҗалык рәисе булып эшләгән җитәкчеләр турында сөйләнелде.
Бу - халыкның иң күңелле, шау-шулы, яраткан бәйрәме. Май чабу атнасында кешеләр кышны озаталар һәм язны каршы алалар. Бу бәйрәмнең символы булып кояш, коймак һәм карачкы Масленица санала. Түбән комар авылы китапханәсендә Май чабу бәйрәме күптән матур традициягә әйләнде. Чарада балалар элегрәк Русьта Масленица бәйрәмен ничек бәйрәм итүләрен, бу гадәтнең кайдан башлануын белделәр. Безнең һәркайсыбызның Масленица бәйрәмендә өч эшебез бар: борчак шуу, коймак ашау, кыш белән саубуллашу! Бөтен балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар: карачкы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар, «Пришла нам Масленица», «Ладу-ладу» халык җырларын җырладылар. Ахырдан тәмле һәм кабарынкы коймаклар ашадылар. Май чабу символы, Кояш - шундый ук кайнар, алсу һәм алтынсу!
2020 елның 3 нче март көнендә сәг. 9.00 дән 10.00 сәг. кадәр
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, адресы: Кукмара шәһәре, Степан Разин урамы, 63 нче йорт,
суд приставлары, прокуратура вәкилләре, социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары, опека һәм попечительлек бүлеге, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге, социаль яклау бүлеге белгечләре катнашында гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү максатыннан, алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак. Катнашырга барлык теләүчеләр чакырыла.
Зур Сәрдек мәдәният йортында урамнар арасында баручы концертның чираттагысы узды.60тан артык кешене сәхнәгә менгергән "Җирдә яшәү үзе бәхет" дип исемләнгән бу тамаша халыкка зур бәйрәм булды.
29 февраль шимбә көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Пластилин илендә" дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Балалар әниләре белән бергә пластилин белән эшләүдә осталыкларын күрсәтә алды, зур кызыксыну төрле хайваннар, балыклар фигуралары ясады.
Чарлы авылында традицион "Масленица" бәйрәме- "Кышны озату"узды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Сәхнәдән халык җырлары да, заманча да яңгырады, биюләр дә башкарылды. Чара барышында гер спорты, армейслинг, пневматик винтовкадан ату, мас-рестлинг буенча ярышлар узды. Шулай ук метлоболлар (эстафета), колгага бүрек ыргыту һ.б. үткәрелде. Мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре тәмле коймак пешерделәр. Волейбол яратучылар өчен мәктәпнең спорт залында ярышлар оештырылды. Җиңүчеләрне бүләкләү мәдәният йорты сәхнәсендә узды. Бәйрәмнең кульминациясе карачыл яндыру булды. Бәйрәм белән!!! Масленица Белән! Язның беренче көне белән!!!
Поч-Кучук авылы мәдәният хезмәткәрләре Масленица бәйрәме"Уярня" үткәрделәр.Борынгы җырлар яңгырады.Бию һәм бию такмаклар белән үрелеп барды.Төрле конкурслар һәм халык уеннары үткәрелде.Кыш белән саубуллашканда карачкы яндырдылар.Халыкка бәйрәм бик ошады