ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2019 ел
җомга

Балдыкенә авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен  «Китап дөньясына мәгълүмати сәяхәт» дип исемләнгән мәгълүмати сәяхәт үткәрде. Аина Павлова папирустан алып балчыклы табличка, беренче китапларның барлыкка килү тарихы, иң танылган борынгы китапханәләр турында сөйләде. Ә соңыннан балалар китаплар турында шигырьләр сөйләделәр.


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 6 июнендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү»ведомство максатчан программасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди - техник базасын үстерүгә грантлар бирү буенча конкурста җиңүчеләрне билгеләде. Грантларның гомуми суммасы 154 миллион сумнан артык тәшкил иткән.

2019 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә салым һәм җир салымы буенча салым тотып калынган акча бирелә. Аларны өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балаларның ата-аналары, уллыкка алучылар, опекуннар алырга мөмкин.

3 июньдә 13: 00 сәгатьтә район Советы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова катнашында гражданнар кабул ителәчәк.

Алдан язылу (884364) 2-70-53 телефоны буенча


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 29 маенда «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы акция кысаларында тренер Наумов  Н. Е.  «Тау чаңгысы спорты» бүлегендэ  тәрбияләнүчеләре белән Р. Мөхәммәтшин исемендәге стадионда «тормыш хакына дәрес»дигән темага әңгәмә уздырды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда үз эшен ачкан һәм аны уңышлы үстерүче кешеләр бар. Шундыйларның берсе – Әлки районының Әхмәт авылыннан КФХ башлыгы Фәнис Бакиров, ул үзе өчен бизнес кына түгел, ә бөтен тормыш эше – татар токымлы атларны торгызу.


28
май, 2019 ел
сишәмбе

Ярышларда 6 команда катнашты: Зилант (2004 елгы кызлар), Зилант (2004-2005 елгы егетләр), Зилант (2005 елгы кызлар),Зилант(2006-2007 елгы егетләр), Зур Сәрдек, Зур Кукмара.

Рәмис Нурматов 36 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә һәм Дмитрий Байгельдин 40 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә алтын медальләр яулады. Михаил Волосов 54кгта, Алинә Нурматова 46кгта көмеш медальләр яулады, 40кгта Алим Галимҗанов һәм 52кгта Искәндәр Фәйзетдинов бронза медальгә лаек булды.

Тренер Альберт Закирова шәкерте Азалия Шаһиева 50 һәм 200 метрга брасс белән йөзүдә бронза медаль яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International