Җир салымы турында
Түбән Үрәс авыл җирлеге Советы
КАРАР
29 ноябрь 2021 ел. № 33
Җир салымы турында
Россия Федерациясе Салым кодексының 31 бүлеге нигезендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Түбән Үрәс авыл җирлеге Советы КАРАР БИРДЕ:
1. Түбәндәге салым күләме ставкаларын билгеләргә:
1.1 0,3 % авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә яисә торак пунктларда авыл хуҗалыгы кулланылышы зоналары составындагы авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен файдаланыла торган җирләргә кертелгән җир кишәрлекләренә карата;
1.2 0,1 % торак фонды һәм торак-коммуналь комплексының инженерлык инфраструктурасы объектлары биләгән (торак фондына һәм торак-коммуналь комплексының инженерлык инфраструктурасы объектларына керми торган объектка туры килә торган җир кишәрлегенә хокукындагы өлештән тыш) яки торак төзелеше өчен сатып алынган (бирелгән) (эшмәкәрлек эшчәнлегендә кулланыла торган шәхси торак төзелеше өчен сатып алынган (бирелгән) җир кишәрлекләреннән тыш) җир кишәрлекләренә карата;
1.3 0,1 % эшмәкәрлек эшчәнлегендә кулланылмый торган, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык яки яшелчәчелек алып бару өчен сатып алынган (бирелгән) җир кишәрлекләренә, шулай ук «Гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2017 елның 29 июлендәге 217-ФЗ номерлы Федераль законда каралган гомуми билгеләнештәге җир кишәрлекләренә карата;
1.4 0,3 % Россия Федерациясе законнары нигезендә әйләнештә чикләнгән оборона, куркынычсызлык һәм таможня ихтыяҗларын тәэмин итү өчен бирелгән җир кишәрлекләренә карата;
1.5% башка җир кишәрлекләренә карата.
2. Түбәндәге салым ташламаларын бирергә:
2.1 салым түләүчеләрнең түбәндәге категорияләрен җир салымын түләүдән азат итәргә:
а) гражданнар күмелгән җир кишәрлекләренә карата оешмалар һәм учреждениеләр;
б) муниципаль казна учреждениеләре – Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Түбән Үрәс авыл җирлеге муниципаль берәмлеге территориясе чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләренә карата;
в) Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары;
г) балачактан инвалидлар, инвалид балалар.
Эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару өчен файдаланылмый торган бер җир кишәрлегенә карата физик затларга ташламалар салым түләүченең сайлавы буенча бирелә дип билгеләргә.
Физик затның салым ташламасына хокукын раслый торган документлар салым түләүче тарафыннан үз теләге белән сайланган салым органына тапшырыла.
2.2 түбәндәге салым күләме ставкаларын билгеләргә:
а) 0,5 % мәгариф, фән, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль тәэминат, физик культура һәм спорт объектларын урнаштыру өчен билгеләнгән җир кишәрлекләренә карата;
б) 0,9 % җитештерү һәм административ биналар, төзелмәләр, сәнәгать, коммуналь хуҗалык корылмаларын урнаштыру өчен билгеләнгән җир кишәрлекләренә карата;
в) 0,05 % эксплуатацияләү коммерция нигезендә башкарыла торган 1-3 категорияле гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын төзү һәм эксплуатацияләү өчен бирелә торган җир кишәрлекләренә карата;
г) 0,01% «Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында» 2004 елның 27 декабрендәге 69-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Президентының вәкаләтле махсуслаштырылган оешмалары милкендә булган җир кишәрлекләренә карата.
3. Салым түләүче оешмалар өчен хисап чорлары дип календарь елның беренче кварталы, икенче кварталы һәм өченче кварталы таныла, дип билгеләргә.
4. Салым түләүче оешмалар өчен салым түләү җир кишәрлегенең кадастр бәясенең процент өлешенең 1/4 тиешле салым ставкасы күләмендә аванс түләүләре белән башкарыла.
5. Әлеге карар 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә, әмма рәсми басылып чыккан көннән кимендә бер ай узгач кына. Әлеге карар законлы көченә кергән көннән Түбән Үрәс авыл җирлеге Советының «Җир салымы турында» 2013 елның 28 ноябрендәге 33 номерлы карары (2014 елның 24 ноябрендәге 34 номерлы, 2015 елның 29 маендагы 21 номерлы, 2015 елның 25 ноябрендәге 13 номерлы, 2017 елның 27 июнендәге 12 номерлы, 2018 елның 29 октябрендәге 30 номерлы, 2018 елның 20 декабрендәге 35 номерлы, 2019 елның 28 ноябрендәге 24 номерлы, 2020 елның 28 гыйнварындагы 3 номерлы, 2020 елның 20 ноябрендәге 13 номерлы үзгәрешләр белән) үз көчен югалта.
6. Әлеге карарны Интернет мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы»нда htth:/pravo.tatarstan.ru веб-адресы буенча, Интернет мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә htth:/kukmor.tatarstan.ru адресы буенча Кукмара муниципаль районы официаль сайтында һәм Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Түбән Үрәс авыл җирлеге территориясендә махсус мәгълүмат стендларында урнаштырырга.
Җирлек башлыгы: Р.Х. Шамеев
pdf
Скачать текст
PDF, 610.9 Кб