Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Кызыл Октябрь авылында 2026 елда гражданнарның үзара салымын кертү турында

ГРАЖДАННАР ҖЫЕНЫ КАРАРЫ

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Кызыл Октябрь авылында 2026 елда гражданнарның үзара салымын кертү турында

20 ноябрь, 2025 ел                                                                                     №2

«Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль законның 45, 69 статьялары, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 35 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Починок-Кучук авыл җирлегенең Кызыл Октябрь авылында гражданнар җыены карар чыгарды:

  1. 2026 елда Кукмара муниципаль районының Починок-Кучук авыл җирлеге Кызыл Октябрь авылы территориясендә яшәү урыны буенча теркәлгән һәр балигъ булган кешедән, 1 төркем инвалидларыннан; көндезге уку формасы буенча укучы укучылар һәм студентлардан (курсантлардан); 80 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк затлардан; Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә сроклы хәрби хезмәткә чакырылган затлардан; Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә чакырылган затлар һәм аларның гаилә әгъзаларыннан кала, 1000 сум күләмендә үзара салым кертергә.
  2. Алынган акчаларны түбәндәге эшләрне башкару буенча җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтергә:

1) тышкы урам яктырту челтәрләрен, трансформатор һәм аларга бирелгән башка подстанцияләрне һәм мәйданчыкларны, бүлү пунктларын һәм электр элемтәләрен тәэмин итү һәм электр энергиясен тапшыруны гамәлгә ашыру өчен билгеләнгән башка җиһазларны ремонтлау;

2) су белән тәэмин итү һәм су агызу системаларын, су суырту манараларын, скважиналарны һәм су белән тәэмин итү чыганакларыннан су алуны, аны чистартуны, транспортлауны һәм халыкка су бирүне тәэмин итә торган инженерлык корылмаларын проектлау, төзү һәм ремонтлау;

3) коеларны төзү, ремонтлау һәм аларга якын территорияне төзекләндерү;

4) янгын куркынычсызлыгының беренчел чараларын тәэмин итү;

5) торак пункт чикләрендә җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын төзү, ремонтлау, карап тоту;

6) торак пунктның башка территорияләрен төзекләндерү;

7) янгынга каршы резервуарларны (янгын сулыкларын), янгын пирсларын урнаштыру, ремонтлау;

8) тукталыш комплексларын ремонтлау, сатып алу һәм урнаштыру;

9) традицион күмү урыннарын төзекләндерү, коймалар кору, ремонтлау.

3. Әлеге карарны Починок Кучук авыл җирлегенең мәгълүмат стендларына, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталына http://pravo.tatarstan һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре порталы составындагы Кукмара муниципаль районының рәсми сайтында kukmor.tatarstan.ru урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрына кертү өчен җибәрергә.

 

 

Гражданнар җыенында рәислек итүче,

Починок-Көчек авыл җирлеге башлыгы                                   И. А. Йосыпов

pdf
Скачать текст
PDF, 917.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International