30 октябрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен, “Көз һәр кешенең күңелендә” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче табигатьнең гаҗәеп матур бер гүзәл мизгеле булган көз ае турында сөйләп үтте. Чара барышында ял итүчеләр шагыйрә Лилия Садриева, якташ шагыйрә Розалия Яппарова шигырьләрен тыңладылар. Үзәктә ял итүче Гөлсем ханым үзе иҗат иткән шигырьләрен укып үтте. Биредә дәваланучылар “Түгәрәк” әкиятендә дә бик теләп катнаштылар.