Поздравление Главы района Сергея Димитриева с национальным праздником "Сабантуй - 2017"

1 июля 2017 г., суббота

Кадерле райондашлар, Сабантуй кунаклары! Сезне милли бәйрәмебез-Сабан туе белән тәбрик итәм.

Сабантуй бәйрәме республикабызның күпмилләтле халкы өчен генә түгел, татарлар яши торган дөньяның күп илләрендә көтеп алынган яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Күп гасырлар элек барлыкка килгән бәйрәмебез үзенең милли үзенчәлекләрен саклап калып, елдан ел матуррак була бара. Быел Сабантуйны яңарту эшләре башланган мәйданда уздырабыз. Бу эле күп күләмле эшләрнең башы гына. Алга таба этаплап ул эшләр дәвам итәчәк. Безнең мөрәҗәгатьне кабул итеп, төзекләндерү эшләренә акча бүлеп бирүе өчен Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка һәм үзләренең саллы өлешләрен керткән оешма житәкчелэре, эшмәкәрлэр һәм район халкына олы рәхмәтемне җиткерәм. Аерым җитәкчеләрнең исемнәрен атамасам дөрес булмас. Алар Загидуллин Азат Ясавиевич (Кукмара металл савыт-сабалар заводы), Ахметшин Шамиль Михайдарович (Кукмара киез-итек комбинаты), Голов Рафаэль Анатольевич ( Кукмара тегү фабрикасы), Хабибрахманов Газинур Хатимович (Урал хуҗалыгы), Хусаинов Нәфыйк Факилевич (Вахит хуҗалыгы), Леонтьев Алексей Иванович (Восток хуҗалыгы), Гимадиев Наил Габдулхаевич (инженерлык челтәре), Тимофеев Валерий Федорович (Агрохимсервис), алар арасында шулай ук инвесторларыбыз да бар.

Шушы ук оешма, хуҗалыклар районыбызның социаль икътисадый усешенә дә зур өлеш кертәләр. 6 айлык нәтиҗәләр буенча тулаем товар җитештерү күләме 130 процентка җитте.

Президент программалары да уңышлы үтәлә, агымдагы елда эш күләме 1 миллиард сумнан артык булыр дип көтәбез.

Сабантуенда без беренче чиратта авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Нәкъ менә игенчеләр хезмәте бай уңышка, мул продукциягә нигез сала. Районыбызның үсешенә иң саллы өлешне авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре кертә. Районның ирешкән уңышларында укытучылар, врачлар, спортсменнар, гомумән, барлык өлкәләрнең дә өлеше бар.

Хезмәт алдынгыларын бүген дә бәйрәм түренә чакырып котларбыз.

Бәйрәм программасы бай. Көчегезне сынап, уеннарда катнашып, күңелле ял итәрсез дип ышанам.

2017 ел Сабантуе һәрберегездә онытылмас тәэсирләр калдырып, алда торган зур бурычларны үтәргә, милли гореф-гадәтләребезне саклауга этәргеч булсын!

Чын күңелдән саулык-сәләмәтлек, гаилә иминлеге, тормыш муллыгы телим.

Бәйрәм белән!

 

Кукмара муниципаль районы

Башлыгы     С.Д.Димитриев

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International