Югары Өскебаш авылы китапханәчесе Гөлүсә Гараева балаларда туган якка карата мәхәббәт уяту,туган җирнең матурлыгын күрә белү, балалар арасында яхшы мөнәсәбәт тудыру, төрле җәмгыять урыннарында татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү максатыннан “Мин татар баласы, татарча сөйләшәм” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде.Уен барышында балалар үзләренең белемнәрен тапкырлыкта сынадылар. Ә без исә балаларның татар теленә битараф түгеллеген, һәм мондый чараларны үткәрүнең бик тә урынлы булуын күрдек.