Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Югары Комар халкы юллы булуга сөенеп бетә алмый
2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе
-Район газетасына үзенең моң-зарларын җиткерүчеләр күптер, ә мин рәхмәт әйтергә кердем әле, - дип килеп керде Анатолий Ишматов редакциябезгә. – Югары Комар авылы халкы моңарчы юлсызлыктан интекте. Урта Комардан безнең авылга кадәрге үзәк юл бөтенләй җимерелеп беткән, язгы-көзге яңгырларда балалар мәктәпкә пычрак ерып йөрделәр. Азык-төлек ташучы машиналарга авылга керү кыен, кайчакта кире борылып китәләр иде. Көн саен район үзәгенә барып-кайтып эшләп йөрүчеләргә дә шушы араны үтү газапка тиң булды. Югары Комарга кадәр юл төзү мәсьәләсе җирлектә үткәрелгән җыеннарда күтәрелә иде. Узган ел “Хезмәт даны“ газетасында район башлыгы белән турыдан-туры элемтә оештырылгач, анда да үз гозеребезне җиткердек. Сергей Димитриевич шәхсән үзе килеп юлыбызны карап китте. Юл ремонтлауны берәр программага кертү мөмкинлеген эзләп карарбыз, диде, әмма яңа юл булачак дип, төгәл вәгъдә бирмәде. Шуңа күптән түгел юлчыларның эшкә керешүе авыл халкы өчен могҗизага тиң булды, вәгъдә бирмәгән килеш тә эшләүчеләр була икән бит дип, шаккаттык.
Чыннан да, бүгенге көндә “Татавтодор” оешмасының “Кукмара“ юл төзелеш-ремонт участогы хезмәткәрләре Югары Комар авылына илтүче 3 чакрымнан озынрак арага төбәк дәрәҗәсендәге автоюлларга реконструкция ясау буенча федераль-максатчан программа кысаларында асфальт түшәү белән мәшгуль.
-Юл барлык таләпләргә туры китереп эшләнә. Иң элек иске юлның балчыгына кадәр алынып, ком, вак таш белән нигезе салынды, аннан соң ул ныгытылып, асфальт түшәлде. Хәзерге вакытта юлның кырыйларын, багана төпләрен ныгыту бара. Барлык эш күләменең 80 проценттан артыгы үтәлде инде. Әлеге участокта юл салу 97 миллион 754 мең сумга төшә, - ди участок начальнигы Илшат Вильданов.
Бу бит инде иске юлны ямап-ялгап кую гына түгел. Өр-яңа юл дигән сүз! Шуңадыр, авылдашларының шатлыгын уртаклашырга кергән Анатолий Ишматов та кат-кат рәхмәт сүзләрен җиткерде:
-Иң беренче рәхмәтебез – район башлыгы Сергей Димитриевка. Кайда гына эшләсә дә, аңа һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын, игелекле хезмәте белән кешеләрне сөендерергә язсын. Икенче рәхмәтебез - “Хезмәт даны“ газетасы редакциясе коллективына. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, аларның гозерләрен район җитәкчелегенә җиткерү өчен даими эш алып барасыз. Без шулай ук Урта Комар авыл җирлеге башлыгы Юрий Исынбаевка, юл төзелешендә эшләүче егетләргә дә бик рәхмәтле, - диде ул.
Безгә рәхмәтләрне кабул итеп алып, юлыгызның игелеген күрергә язсын дияргә генә кала.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Кукмарада Комаровлар фабрикасы конторасының легендар бинасы яңара
1870 елгы агач шедевр — Комаровлар фабрикасы конторасы бинасы «Гаилә» милли проекты кысаларында яңа тормышка ава. Реставраторлар фасадның уеп ясалган «чәчәкләрен» кулдан торгыза. Тиздән монда пима музее ачылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз