Чура авылы китапханәчесе 6 сыйныф укучылары белән экология елына карата “Экоквест” дип исемләнгән уен оештырды. Әлеге чара сигез өлештән торды. Һәр тукталышта балаларны кызыклы биремнэр,башваткыч сораулар көтте. Җавапны дөрес белмәгән очракта җәзалар үтәделәр, һәм икенче этапка карточка ярдәмендә генә уздылар. Буталган хәрефләрне, сүзләрне табу, кроссвордларны чишү, җырлау, кызыклы хәлләрдән чыгу, чүпләрне аерып җыю, табигатьтә фотосүрәткә төшү, флаг буяу, китапларны темалары буенча аера белү укучыларга бик охшады. Ахыргы тукталышта китапхандә яшерелгән хәзинәне эзләү балаларны тагын да гаҗәпләндерде, чөнки ул китап формасындагы шкатулкада качырылган иде. Уенның ахыры истәлеккә үзләре тапкан хәзинә эчендәге значоклар тапшырылып, китап күргәзмәсе янындагы әңгәмә белән тәмамланды. Әлеге мероприятие һәркем өчен күңелле узды.