Тәрбия сәгате “СПИД- гасыр бәласе”

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Зур Кукмара авылы китапханәчесе Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан ,башлангыч класс укучылары белән “СПИД- гасыр бәласе” дигән темага  тәрбия сәгате үткәрде. Укучыларга СПИД сүзенең мәгънәсе аңлатылды. Бүгенге көндә наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек  куркыныч булуы турындагы статистик мәгълүматлар белән таныштырды.  Кешегә иярмичә үз җавабыңны төгәл  әйтә белергә кирәклеге хакында әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International