1 декабрь- бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне булып узды. Шушы унайдан Югары –Өскебаш авылы китапханәчесе яшьүсмер егетләр белән“СПИДтан ничек сакланырга” дип исемлэнгэн әңгәмә үткәрде.Әлеге чарада китапханәчебез укучыларга ВИЧ инфекциясе СПИД авыруларын булдырмый калдыру, аның каян килеп чыгуы, нинди юллар белән күчүе турында аңлатма бирде. Барлык укучылар да игътибар белэн тынладылар.