Кукмарада яшәүче ветеран укытучы Мирзин Әхәт Мирза улының 100 яшьлек юбилее!

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Түбән Арбаш авылында туып, Кукмарада яшәүче ветеран укытучы Мирзин Әхәт Мирза улының 15 февральдә 100 яшьлек юбилее. Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгызның игелеген күреп, гомер кичерүегезне телибез.

Котлы булсын бәйрәмегез,

Бәхетегез килсен күренеп.

Куанычлар гына юлдаш булсын,

Яшәгез шатлыкка төренеп.

Иң изге теләкләр белән Кукмара районы мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Югары Арбаш урта мәктәбе коллективы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International