15.02.2018е. Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре ведомство ара “Рассвет” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендэ йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрде. Очрашуның темасы: “Йокле хатынкызның сәламәт яшәү рәвеше”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән хатын-кызлар йөкле вакытта сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында әнгәмә корылды, буклетлар өләшенелде.
Утырышта уздырган чараның максаты: "адреслы" хәбәрдәр системаны булдыру, яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик, проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне планлаштыру буенча ярдәм итү.