Югары Өскебаш авылы китапханәсендә авыл кешеләре белән гашыйклар көненә карата “Яшьнәп үткән яшьлегем” – дип исемләнгән кичке- уен үткәрелде. Бәйрәмдә элеккедән сакланып килгән уеннар уйнатылды, күренекле шагыйрьләребез, язучыларыбызның әсәрләре буенча әдәби геройларның парларын табу конкурсы үткәрелде.Гашыйклар көне һәркемнең күңелендә шатлыклы мизгелләр калдырды.