Лельвиҗ авылы китапханәчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән рус язучысы Лев Толстойның тормыш юлына карата «Человек, любящий детей» дип исемләнгән әңгәмә - викторина үткәрде. Китапханәче балаларны Толстойның тормыш юлы иҗаты китаплары белән таныштырды. Китапларындагы рәсемнәр буенча викторина сорауларына җаваплар таптылар, хикәяләрен укып, әңгәмәләр кордылар.