Анда җирлек башлыгы Рамил Мәликов, “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, участок инспекторының чыгышлары тыңланды. Районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар турында район башлыгы Сергей Димитриев чыгыш ясады, халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирде.