Кукмарада Татарстанның атказанган табибы Ильдус Валеев истәлегенә багышланган волейбол буенча КМР ачык беренчелеге узды.
Площадкада биш команда көч сынашты. Кызган сугышта урыннар болай бүленде:
1 урын – «Зилант-1» (кызлар)
2 урын – «Зилант-2» (малайлар)
3 урын – «Яныль»
Җиңүчеләр һәм призёрлар грамоталар һәм медальләр алды, ә «Зилант-1» командасы тагын да кубокка ия булды. Ильдус Габдул улы Валеев истәлегенә турнир лаеклы узды — яшь волейболчылар характер һәм республиканың атказанган табибы мирасына хөрмәт күрсәтте. Барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!