Вахит авылында «Туган як моңнары» фестивале узды

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

 Районыбызда авыл җирлекләре арасында районкүләм “Туган яктан илһам алып” фестиваль-конкурсының сайлап алу турлары дәвам итә. Әлеге фестиваль кысаларында, 16 февраль көнне Янил авыл җирлегендә  “Туган як моңнары” дип исемләнгән зур концерт оештырылды.  “Энҗе” бию төркеме (җитәкчеләре-Венера Зарипова), “Тургай”, “Нур” бию төркемнәре (җитәкчеләре-Гөлгенә Нәбиева), “Наза” фольклор ансаммбле (җитәкчеләре-Нәсыйха Нәбиева), балалар бакчасына йөрүче нәни балалар (җитәкчеләре-Римма Рахимуллина), баянда уйнаучы яшь талантларыбыз-Айзат Гильмуллин, Айгөл Гарифуллина, Әмир Абаев, Ильяс Хисмәтовлар (җитәкчеләре-Рәйхан Гильмуллин), авылыбызның хөрмәтле кешеләре-Рөстәм Гильмуллин, Әлфия Сәмигуллина, Рөстәм Миннекаевлар, моңлы сандугачларыбыз, йолдызларыбыз-Рәйхан Газизуллин, Рәмзил Галиуллин, Гүзәл Нуруллина, Дилүс Нәбиев, Рәйхан Гильмуллин, Раниф Сәмигуллин, Алсу Гарифуллина, Алмаз Муллагалиев, Рамазан Мотигуллин, Нияз Кәримуллиннар, юмор осталары, алып баручылар-Гөлия Минемуллина, Шамил Шәфигуллинарның чыгышлары тамашачыларыбызны, фестивальнең жюри әгъзаларын шаккатырып, күңелле концерт, халыкны ял иттерделәр. Концерт азагында, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамиль Нуриев барлык катнашучыларга, тамашачыларга, авыл җитәкчеләренә зур рәхмәтләрен җиткерде.

 Җирлегебездә менә шушындый талантлы балалар, яшьләр, олылар, иҗатны яратучылар яши. Аларның һәрбер чыгышлары матур, сокланырлык. Без әлеге җирлектә яшәвебез белән бик горурланабыз. Без бик шатбыз әлеге фестивальдә катнашуыбызга. Безгә җан атып торган кадерле тамашачыларыбызга, җитәкчеләрнең югары бәя бирүләре өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Нияз Кәримуллин,

Казан дәүләт мәдәният институты студенты

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International