"Аулак өй"

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Татар халкының әби- бабаларыбыздан калган гореф- гадәтләрне яңарту, укучылырны татар халык традицияләрендә тәрбияләү , татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү максатыннан, Пычак авыл клубында җиденче сыйныф укучылары белән “Аулак өй ” күренеше сәхнәләштерелде.Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр, кызыклы уеннар уйналган. Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышкан-кавышканнар,күрешкән-сөешкәннәр, вәгьдәләр бирешкәннәр. Шуңа күрә дә кичке уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган. Бездә әби- бабаларыбыздан калган йола, уен- бәйрәмнәребезне искә төшердек. Халык рухының аерылгысыз бер өлешен тәшкил иткән уеннарыбызның югалуына юл куймаска иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International