Манзарас авылы китапханәсе әби бабайларыбызның гореф гадәтләрен искә төшереп “Әкият” балалар бакчасында нәниләр белән “Вакытында табылган якутлар” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, әкиятләрен укыды, татар халык уеннарынан торган җырлы - биюле уен оештырды. Балалар барлык уеннарда бик теләп катнашты.