Халыкара туган- тел көне уңаеннан Түбән Арбаш авылы китапханәчесе мәктәп укучыларында туган телгә, һәм башка халык телләренә ихтирам тәрбияләү, язучыларыбыз иҗатын барлау, китап укуга мәхәббәт уяту максатыннан “Туган тел ул олы тормышка бер адым” дип исемләнгән бәйге үткәрде. Балалар яттан шигырьләр сөйләделәр хәтерләрен яхшырту, җитезлекләрен сынап төрле язучылар әсәрләреннән төзелгән” Әкиятне таны”, “Шагыйрьне бел”, “Иясен тап”, ”Башкача ничек әйтеп була” дип исемләнгән укчылар конкурсы оештырды.