Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары Нырты һәм Ятмас Дусай җирлекләрендә үткәрелде.
Анда җирлек башлыклары Рафик Заһидуллин, Фирая Гарифуллиналарның хисаплары, участок инспекторы Виталий Кусаев, “Дружба” хуҗалыгының инвесторы Рамил Нигъмәтҗановның чыгышлары тыңланды. Район башлыгы Сергей Димитриев районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырылды һәм халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде.