Көрәш буенча Кукмара командасы Республикасының беренче Президенты Кубогына үткән ярышларда Чемпион булды

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Анда 43 команда составында 360 спортчы катнашты.

Актанышта Татарстан Республикасының беренче Президенты Кубогына 2002-2004 елгы ир-егетләр арасында 19нчы тапкыр көрәш ярышы үткәрелде. Анда 43 команда составында 360 спортчы катнашты. Район балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең яшь көрәшчеләре югары нәтиҗәләр күрсәтеп, ярышларның гомумкоманда зачетында Чемпион булдылар. Шәхси зачетта Зур Сәрдек гимназиясеннән Илшат Гыйниятуллин (тренеры – Фәһим Кадыйров), Айнур Галимҗанов (тренеры – Нуретдин Зыятдинов), Байлангар урта мәктәбеннән Инсаф Кәримуллиннар (тренеры – Илсур Нәҗмиев) үз үлчәү авырлыкларында беренче урынны алдылар, Янил урта мәктәбеннән Рүзәл Тимергалиев (тренеры – Илсур Нәҗмиев), Сосновкадан Богдан Григорьев, Артем Григорьевлар (тренерлары - Таһир Әхкәмов) көмеш медаль яуладылар, ә Зур Сәрдек гимназиясеннән Инсаф Фәхретдинов (тренеры – Фәһим Кадыйров) ярышларда бронза медаль иясе булды. Бу җиңүгә шулай ук Янил урта мәктәбеннән Салават Галимуллин, Инсаф Гыйльметдинов (тренерлары – Илсур Нәҗмиев), Байлангар урта мәктәбеннән Абдулсамад Шакировлар (тренеры – Илсур Гыймадетдинов) да зур өлеш керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International