Кукмарада ирекле янгын сүндерү отрядларының республика смотр –конкурсы үткәрелде

2018 елның 19 мае, шимбә

Кукмара командасы беренче урынны яулап, янгын сүндерү машинасы һәм күчмә кубок белән бүләкләнде

(Кукмара, 18 май, "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Бүген Кукмарада ирекле янгын сүндерү отрядларының “Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сүндерү подразделениесы” республика смотр-конкурсы үткәрелде. Әлеге чарада республиканың 43 районыннан, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән килгән 45 команда катнашты. Һәр команда составында алты кеше иде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Командаларны район Башкарма комитет җитәкчес Азат Гарифуллин сәламләде:

-Без сезне бүген республиканың иң яшь шәһәрендә кабул итәбез, - диде ул. – Сезнең хезмәтегез хөрмәткә лаек, чөнки тормышыбызның иминлеге өчен көрәшәсез. Ярышларда сез үзегезнең осталыкны күрсәтеп, шул ук вакытта зур тәҗрибә дә тупларсыз дип ышанам. Командаларга уңышлар телим.

Командалар вакытка махсус кием кию, авария-коткару эшләре башару (арматура кисү), беренче ярдәм күрсәтү, су белән мишеньга төз ату буенча көч сынаштылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Кукмара командасы беренчелекне яулап, янгын сүндерү машинасы һәм күямә Кубок белән бүләкләнде. Икенче урынны - Яр Чаллы, өченче урынны Түбән Кама командасы алды. Аларга телевизор һәм микродулкынлы мич тапшырылды.

Эльвира МӨБАРӘКШИНА фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International