21 май Бөек Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгән көн буларак билгеле. Шул уңайдан Ядегәрь авылы китапханәчесе мәдрәсәгә йөрүче балалар белән “ Болгарларның Ислам динен кабул итүләре”дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әлеге чара укучыларга Ислам дине турында аңлатма бирү; татар халкының тарихына кызыксыну һәм ихтирамлылык хисе тәрбияләү максатыннан уздырылды.