Сергей Димитриев эшмәкәрләрне бәйрәм белән котлады

2018 елның 26 мае, шимбә

26 май - Эшмәкәрлек көне

Районыбызның хөрмәтле эшмәкәрләре!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия эшмәкәрлеге көне белән тәбрик итәм.

Кукмара эшмәкәрләре район бюджетын тулыландыруга сизелерлек өлеш кертәләр, әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтәләр: яңа эш урыннары булдыралар, халыкны кирәкле товарлар белән тәэмин итәләр, хезмәт күрсәтәләр, хәйрия акцияләрендә катнашалар. Районкүләм чараларны үткәргәндә хезмәттәшлек һәм ярдәм итүегез, битараф булмавыгыз, яңалыкка омтылуыгыз өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

Сезгә иминлек, эшләрегезнең алга баруын, яңа проектларны һәм фикерләрне тормышка ашыруда уңышлар телибез. Эшмәкәрлек сезгә көткән нәтиҗәләрне бирсен. Сәламәтлек, гаилә бәхете, бизнеста ышанычлы иптәшләр, тотрыклы керем, файдалы килешүләр, җиңүләр юлдаш булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International